Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп һәм Клинтон теледебатлары: Русиягә ике тапкыр кагылып киттеләр


Һилари Клинтон һәм Дональд Трамп
Һилари Клинтон һәм Дональд Трамп

АКШ президентлыгына намзәтләр хакер һөҗүме һәм төрле илләрнең атом-төш корал куллану куркынычы турында фикер алышканда Русияне телгә алды.

АКШта 27сентябрьгә каршы төндә президентлыкка намзәтләр Дональд Трамп белән Һилари Клинтон арасында беренче теледебатлар узды. Намзәтләр Русиягә ике тапкыр кагылып китте: хакер һөҗүмнәре һәм төрле илләрнең атом-төш корал куллану куркынычы турында фикер алышкан вакытта. Демократик фирка намзәте Клинтон тагын бер тапкыр Русияне дәүләт дәрәҗәсендә Американың төрле оешмаларына хакер һөҗүмнәре куллануда гаепләде. "Русиянең киберһөҗүмнәр оештыруы мине бик борчый. Ә Дональд Владимир Путинны мактый. Мин шок хәлендә калдым. Безнең хәрби корал кулланасы килми, ләкин үзебенең ватандашларны яклаячакбыз, урыслар моны аңларга тиеш", ди ул.

Трамп исә хакер һөҗүмнәренә Русиянең катнашын раслаучы бернинди дәлилләр юк дип белдерә. "Демократик фирка серверын бәлки кытайлар җимергәндер, кем белә? Без, гомумән, интернетта контрольне югалттык", ди ул.

Трамп Америка өчен иң куркынычы - атом-төш коралы дип белдерә. "Атом кулланыла икән, димәк бар да бетте дигән сүз", ди республикан намзәт.

CNN тамашачыларының күпчелеге тавышларын Һилари Клинтонга бирде. Клинтон бу мәгълүматне шунда ук Твиттерда уртаклашты.

XS
SM
MD
LG