Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илми Умеров: "Русия Югары мәхкәмәсенең Мәҗлесне тыю карары Кырымга кагылмый"


Илми Умеров
Илми Умеров

Кырымтатар мәҗлесе рәис урынбасары Илми Умеров, Кырым де-юре Украина җире булганга, Русия Югары мәхкәмәсенең карары ярымутрауда гамәли булмаячак дип белдерде.

Русиянең Югары мәхкәмәсе 29 сентябрьдә Кырымтатар мәҗлесен тыю турында карар чыгарса, ул Кырымга кагылышлы булмаячак, чөнки ярымутрау де-юре Украина җирлеге булып санала, дип белдерде Илми Умеров үзенең Facebook битендә.

"Башка төрле карар булыр дип өметләнмим. Моны ничек кабул итәргә? Без Русия юрисдикциясен танымыйбыз, ләкин де-факто Кырым аннексияләнгән, монда Русия хакимлек итә. Европа, Америка, гомумән, бөтен дөнья Кырымның Русиягә кушылуын танымый, аны Украинаның бер төбәге дип саный", дип яза Илми Умеров.

"Беркемне дә бернигә дә өндәмим, үз фикеремне генә белдерәм. Мин 2014 елның 16 мартында мылтык терәп көчләп уздырылган референдумны танымыйм. Дәүләт Думасының Кырымны Русиягә кушуын танымыйм. Дума сайлавын танымыйм," дип дәвам итә кырымтатар Мәҗлесе рәис урынбасары.

Мәскәүдә Русия Югары мәхкәмәсендә 29 сентябрдә кырымтатар Мәҗлесен экстремистик дип тану һәм аны тыю турындагы аппеляция каралачак.

Кырым җитәкчелеге 59 яшьлек Илми Умеровны Русиянең бербөтенлегенә каршы чыга дип гаепли. Аны телеэфирда “Русияне Кырымнан һәм Донбасстан чыгып китәргә мәҗбүр итәргә кирәк” дигән сүзләреннән соң эзәрлекли башлыйлар. Сәламәтлеге начараюга карамастан, 11 августта Умеровны психиатрик хастаханәгә мәҗбүри тикшерү узарга яптылар. Илми Умеров "психиатрик экспертиза – миңа тәэсир итү ысулы", дип белдерде.

XS
SM
MD
LG