Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге Төркиядәге качакларга аена 30 евро түләп торачак


Проектны Төркия җитәкчелеге ярдәмендә Кызыл ярымай оешмасының Төркиядәге бүлеге һәм БМО каршындагы Дөнья азык-төлек програмы тормышка ашырачак.

Европа берлеге Төркиядә яшәүче Сүрия качакларына аена 30 евро түләп тормакчы дип хәбәр итә Германиянең Die Welt газеты.

Акчаны октябрьдән банк карталарына күчереп барырга планлаштыралар. Проектны Төркия җитәкчелеге ярдәмендә Кызыл ярымай оешмасының Төркиядәге бүлеге һәм БМО каршындагы Дөнья азык-төлек програмы тормышка ашырачак.

Газет язуынча, качаклар әлеге акчаны төрле кирәк-яраклар сатып алырга, торак яки белем алу өчен түли ала.

Сүриядә бәрелешләр башланганнан бирле Европа берлеге мигрантлар мәсьәләсен төрлечә чишеп карый. Европа берлеге Сүрия һәм Якын Көнчыгыштан килгән качакларның бер өлешен Төркиягә җибәреп, моның өчен Әнкарага акча һәм визасыз режим да вәгъдә иткән иде.

XS
SM
MD
LG