Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шыгырданда референдум уздырырга җыеналар


Шыгырдан авылы
Шыгырдан авылы

Референдумда катнашучылар елына бер мең сумлык үзарасалым белән килешү-килешмәүләрен белдерәчәк.

Чуашстанның Батыр районы Шыгырдан авыл биләмәсендә референдум уздырырга җыеналар. Тавыш бирүгә үзарасалым (самообложение) турындагы сорау куелачак.

Референдумда катнашучылар елына бер мең сумлык үзарасалым белән килешү-килешмәүләрен белдерәчәк. Үзарасалымны 2017 елның 1 гыйнварыннан кертмәкчеләр. Ә җыелган акчаны авылны төзекләндерүгә тотарга уйлыйлар.

Референдумда дүрт бүлек комиссиясе эшләячәк. Референдумда тавыш бирү хокукы булган дүрт меңгә якын кеше теркәлгән.

XS
SM
MD
LG