Тикшерүчеләр Донбасска Букның Русиядән килгәнлеген әйтә
Малайзия һава юлларының Боинг 777 очкычын 2014 елның июлендә Донецки янында бәреп төшерүгә бәйле җинаять тикшерүенең беренче рәсми нәтиҗәләре игълан ителде. Нидерланд прокуратурасы җитәкчелегендә эшләүче Халыкара тикшерү төркеме очкыч Русиядән китерелгән һәм атканнан соң кире кайтарылган Бук системы белән бәреп төшерелгән дигән нәтиҗә ясаган. Ракет Первомайский бистәсе яныннан атылган диелде. Очкыч бәреп төшерелгән көнне Первомайский Мәскәү яклы сепаратистлар контролендә булган. Тикшерүчеләр төркеме сүзчесе Вильберт Паулиссен бу нәтиҗәләрнең җинаять тикшерүләренә нигезләнүен белдерде.
мультимедиа
-
июнь 27, 2026Казанда "Хәрәкәттә - бәрәкәт" бию проекты
-
июнь 26, 2026Русиядә ягулык кризисы
-
июнь 25, 2026Уфаның нефть эшкәртү ширкәтләренә дрон һөҗүме
-
июнь 23, 2026Оренбур өлкәсенең Богырыслан шәһәрен су басты
-
июнь 23, 2026Казанда хәвеф сиреналары яңгырый һәм көчле яңгыр ява
-
июнь 23, 2026Прагада сабантуй узды