Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Гыйракка өстәмә 615 хәрби җибәрә


Гыйракта америка хәрбиләренең саны 5200 кешегә җитә. Аларның күбесе гыйрак һәм көрд хәрбиләрен Мосулга һөҗүм итәргә әзерләячәк.

Пентагон Мосул шәһәрен “Ислам дәүләте” сугышчан төркеменнән азат итү өчен Гыйракка 615 америка хәрбиен җибәрә.

Бу хакта АКШ саклану министры Эш Картер белдерде. Нәтиҗәдә Гыйракта америка хәрбиләренең саны 5200 кешегә җитәчәк. Аларның күбесе гыйрак һәм көрд хәрбиләрен Мосул һөҗүменә әзерләячәк. Гыйрак премьер-министры белдерүендә АКШ гыйрак гаскәрләренә ярдәмгә “инструкторлар һәм киңәшчеләр” җибәрә диелә.

Мосул шәһәрендә 3-4 меңләп сугышчы бар. Шәһәрне сугышчылардан азат итү АКШта президент сайлау алдыннан узачак. Бу чараның уңышы Демократик фирка намзәте Һилари Клинтонга да тәэсир итәргә мөмкин. Республикан фиркасе намзәте Дональд Трамп Клинтонны “Ислам дәүләте”нең террорчы төркемгә әйләнүендә гаепли. Трамп сүзләренчә, Клинтон дәүләт секретаре булып эшләгәндә “Ислам дәүләте” оешуга күз йомган, берни эшләмәгән.

XS
SM
MD
LG