Accessibility links

Монополиягә каршы хезмәт: "Дәүләт Русия икътисадының 70%ын контрольдә тота"


Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе Игорь Артемьев
Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе Игорь Артемьев

Дәүләт өлеше булган ширкәтләр саны ун ел эчендә 35%тан 70%ка арткан

Икътисадка дәүләт катнашы – көндәшлек үсешенә иң төп киртә диелә Монополиягә каршы федераль хезмәт хисабында. Дәүләт өлеше булган ширкәтләр саны 2005 елдан 2015 елга кадәр 35%тан 70%ка арткан.

Хисапта көндәшлекнең төп дошманнары итеп түрәләрне атыйлар. Русиягә каршы чикләүләргә җавап буларак чит илдән тауар кертүне тыю да зур зыян салган. Хакимият басымы белән дә төрле киртәләр куела.

Шулай ук дәүләт интернетта бәйгеләр игълан иткәндә дә конкуренция чикләнә, нәтиҗәдә бәяләр арта, ә сыйфат, киресенчә, кими.

Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе Игорь Артемьев белдерүенчә, бу киләчәктә башкарылырга тиеш програм түгел, бу соңы елларда барлыкка килгән хәлләрне бәян итү. Мондагы мәгълүмат хөкүмәтнең күңеленә ятып бетмәскә дә мөмкин, ди ул.

Чит илдән тауар кертүне Русия Көнбатыш санкцияләренә җавап итеп эшләгән иде. Әлеге гамәл бөтен халыкны аптырашта калдырды.

XS
SM
MD
LG