Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рубин уенчысы Карадениз Татарстанда төрек-татар стилендә мәчет сала


Рубин уенчысы Карадениз Татарстанда төрек-татар стилендә мәчет сала
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:59 0:00

Рубин уенчысы Карадениз Татарстанда төрек-татар стилендә мәчет сала

Татарстанның Биектау районы Калинино авылы янәшәсендә “Карадениз” мәчете комплексы төзелеше бара. Аны "Рубин" уенчысы Гөкдениз Карадениз төзетә. 60 миллион сумлык комплекс киләсе елның җәенә ачылачак, ди төзүчеләр. Биектау районында бу инде 49нчы мәчет булачак. Азатлык хәбәрчесе анда барып, мәчет төзелеше белән танышып кайтты.

Гөкдениз Карадениз исемендәге әлеге мәчет комплексының нигезенә беренче таш быел июнь аенда салынды. Хәзерге вакытта манаралар күтәртү эшләре бара. Шунысы кызык: мәчетнең ике манарасы да ике төрле стильдә булачак: берсе – татар, икенчесе – төрек. Бу – төрек архитекторының иҗат җимеше. Биеклеге 23 метр, мәйданы 300 квадрат метр булган мәчет төзү өчен 60 миллион сум кирәк. Утыз миллионы инде эшкә җигелгән, аны мәчет өчен дип Карадениз бирә, ә калган 30 миллион өлешен комплекска төрек эшмәкәрләре кертәчәк дип белдерде төзелеш өчен җаваплы төрек эшкуары.

“Мәчетнең архитектурасы катлаулы. Биредә идән астындагы бер катында (цоколь) хатын-кызларның юыну бүлмәсе, кафе урнашачак. Беренче катта намаз залы, юыну бүлмәсе һәм имам өчен ике бүлмәле фатир да булачак. Бригадабыз зур түгел, шулай да киләсе елның җәенә, Уразага мәчетне төзеп бетереп, кулланышка кертербез, дип торабыз. Мәчетне төрек һәм үзбәк эшчеләре төзи, төзелеш материаллары җирле – казанныкы”, диде ул. Әңгәмәдәшебез исемен әйтергә, камерага карап сөйләргә теләмәде.

Мәчет төзелеше
Мәчет төзелеше

Мәчет берьюлы 250-300 кешене сыйдырачак. Шуны да әйтеп китергә кирәк, “Карадениз” комплексы нәкъ юл буенда урнашкан. Калинино авылы кырыеннан Р-242 трассасы уза, машиналар күп. Һәркем машинасын мәчет каршында кадырып, намаз укып, ял итә алачак. Шул ук комплекста корбан чалу урыны да төзелер дип көтелә. Алдагы эшләргә тагын 30 миллион сум акча кирәк. Эшчеләр сүзләренчә, иганәчеләр инде ярдәм иткән, шуңа күрә төзелеш туктар дип куркасы юк. Төрек эшкуары әңгәмә барышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны да мактап алырга өлгерде, шул рәвешле ул “Карадениз” мәчетенең кемнең фатихасы белән төзелүен искә төшерде.

Узган елның ноябрендә Рубин футболчысы Гөкдениз Карадениз Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашкан иде. Сүз республикада профессионал һәм балалар спортын, шулай ук Рубин такымын үстерү турында барды дип хәбәр ителде.

Миңнеханов Карадениз белән очрашты
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:30 0:00

XS
SM
MD
LG