Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык чебен гөмбәсен дә җыя башлаган


Гөмбәчеләр гөмбәне татар-башкорт ризыгы дип санамаса да, яратып җыя. "Дуңгыз гөмбәсе"ннән дә тартынмыйлар. Кайберләре чебен гөмбәсен дә җыя башлаган. Азатлык тәмле дә, шикле дә күренүче ризык турында сораштыру уздырды.

Яңгырлар һәм кояшлы көннәр җиткәч гөмбәчеләр пәйда булды. Ә без гөмбә ашап үсмәдек. Әбиләр аны ашатмый иде. Ач вакытта да, татар белән башкорт үлсә үлгән, тик аны ашарга өйрәнә алмаган. Бер уйласаң, кычыткан яки кәлҗемә (кырда кыш чыгып черегән бәрәңге) ашаганчы, пешереп гөмбә ашасалар, хәерлерәк булыр иде. Гөмбәдә аксым да, минераллар да бар. Хәзер инде гөмбәчеләр аны татар ризыгы дип санамаса да, яратып җыя. “Дуңгыз гөмбәсеннән” дә тартынмыйлар. Кайберләре чебен гөмбәсен дә җыя башлаган.

Файдасы аз, зыяны күп

Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе хезмәткәре Ольга Фомичева гөмбә җыючылар кеше гомерен куркыныч астына куя дип кисәтә. Ул гигигена һәм туклануны күзәтү бүлеге хезмәткәре. Узган елны ике кеше гөмбәдән агуланып үлеп киткән. “Быел, шөкер, әлегә үлем-китем юк”, ди ул. Быел җәй коры килгән, гөмбәне аз җыйганнар. Ә 2015 елда 56 кеше агуланган булган. Тик барыбер 2016 елда Татарстанда 20дән артык кеше агуланырга өлгергән инде. “Авыл халкы гөмбәне яхшырак белә яки гомумән ашамый. Гадәттә казаннар агулана”, ди Фомичева. Ал гөмбәне һәм кәҗә гөмбәсен кыздырып ашап агуланучылар бар. Баллы, майлы, җирән гөмбәләрнең тозлаганын ашап агуланучылар булган. Зыян күрүчеләрнең дүртесе – балалар. Бер яшьлек бала уйнаганда ялгыш кына гөмбә ашап агуланган.

Чебен гөмбәсе – һомеопатик чара

Ольга Фомичева чебен гөмбәсен спиртта төнәтеп эчүгә дә шикләнеп карый. Халык медицинасында һәм һомеопатиядә аның белән дәвалану ысулы бар. Аеруча яман шештән бичара калучылар аны куллангалый. “Ләкин сүз спиртлы төнәтмәне стаканлап эчү турында бармый. Алдан өйрәнеп сак эш итәргә кирәк. Чебен гөмбәсе бик агулы”, дип кисәтә ул. Аны имчеләр дә тамчылап кына эчертә. Узган елны чебен гөмбәсе төнәтмәсен эчеп агуланучы булган. Быел әлегә юк.

Роспотребнадзор гөмбә ит түгел, чама белеп ашарга кирәк, ди. Аны балалар һәм өлкәннәр организмы авыр эшкәртә. Шуңа күрә балаларга җиде яшькә кадәр бөтенләй бирергә ярамый, ди алар. Бөер, бавыр авыруларыннан интеккән кешеләргә дә гөмбә белән артык мавыкмаска киңәш итәләр.

Үзе ашамый, башкаларны сыйлый

Гөлназ Мөхәммәт ТНВ каналында "Шәрык кухнясы" шәлкемен алып барды. Кулинар һәм ике бала анасы. Ул Буа районы Кишер Аксуы авылыннан.

Балаларым һәм кунаклар өчен генә пешерәм

"Безнең авылда элек гөмбә җыймадылар. Хәер, элек кырда гөмбә дә, җиләк тә күзгә күренми иде. Табигать үзгәрде ахрысы, хәзер күренә инде. Әллә җиләк, гөмбә карарга вакыт булмаган инде ул заманда, белмим? Көне-төне колхозда һәм бакчада эшли идек бит. Аның каравы авылдашлар кишер сатып йөргәндә, чуаш һәм урыс авылларыннан тозлаган гөмбәләр алып кайтып торды. Мин дә шул вакытта аны яратып калдым. Тик гөмбә мине яратмый, күңелне болгата, кан басымын күтәрә. Бер грамм ашасам да авыр була. Балаларым һәм кунаклар өчен генә пешерәм. Базар гөмбәсеннән куркам. Кибеттән алам. Шампиньоннарны суган, сыр кушып пешереп бәрәңге, ит янына куям. Кибеттән кипкән гөмбәләр алгалыйм. Аларны ашка салып җибәрсәң, хуш исләр таралып китә. Чүлмәктә пешүче икенче ашларга да кушкалыйм. Яки кәбестә ашына тәмле була. Кытайлар гөмбә белән токмачлы аш пешерергә дә өйрәтте. Тик балаларым гөмбәне чамасын белеп кенә ашый. Күп ашасалар, эчләре авырта башлый", ди Мөхәммәт.

Ашказанына авыр

Ул үзенә агулы матдәләр туплый, аны машина юлларыннан ераграк җыярга кирәк

Фиргат Сабирҗанов - эшмәкәр. Ул бүген Казан янындагы Обсерватория бистәсендә яши. "Бала чакта урман кырыенда үстек бит. Кукмарада торганда бик күп җыя идек. Хәзер нәфес килгәндә генә ашарга яратам, бик артык ис китми. Ашар өчен җирән гөмбәне үз итәм. Аны “патша гөмбәсе” дип атыйлар. Тик гөмбә калорияле, ашказанына авыр ризык ул, шуңа күрә мин гөмбә фанаты түгел. Шулай ук ул үзенә агулы матдәләр туплый, аны машина юлларыннан ераграк җыярга кирәк" ди ул.

Көмешкә астына кабып куялар

Филипп Әхтәмовның тамырлары Уфа ягыннан. Ул Мәскәүдә тора, нефть ширкәтендә эшли. Үзен “ярымтатар” дип таныштырды. Ул бакчасында хәмерле бар-шкаф тота. Узган атнада гөмбәне көмешкә астына кабып куйган.

Ул тамак туйдырырга да, кабымлыкка да бик яхшы

"Минем сәламәтлек яхшы. Тәмле ашарга яратам. Аеруча гөмбәгә үлеп китәм. Ул тамак туйдырырга да, кабымлыкка да бик яхшы. Аны бакча йортым янында арбалар белән җыям. Без гөмбәне башта ныклап юабыз. Аннары сыркытабыз. Маринадлыйбыз, тозлыйбыз яки киптерәбез. Быел исә гөмбә азрак булды. Аың каравы менә хәзер баллы гөмбә чоры башлана. Шуларны күпләп җыярга исәплим" диде ул һәм Азатлыкка үзе җыйган гөмбәләрнең, алардан пешергән ризыкларның фотоларын җибәрде.

"Ботулизмнан куркам"

Флюра Низамова гомере буе җурналист булып эшләде. Аны “Татарстан яшьләре” газеты укучылары Гадел Низам һәм Зөләйха Кыдашева буларак та белә. Бүгенге көндә ул Башкортстанның Ярмәкәй районы Уман Ташлы авылында яши.

Ал гөмбәне, агу туплый дип, ашамый башладым

"Унбиш көн буена яуган яңгырдан соң төрле гөмбә баш калкытты. Инде биш тапкыр барып җыйдым. Барган саен өч-дүрт төрле гөмбә җыям – йөнтәсне, җирәнне, майлыны һәм алны. Соңгысын, белгән кешеләр киңәш иткәч, ашамаска булдым, ташладым. Ә майлы гөмбә белән йөнтәсне пешереп алып өлешчә маринадта тозладым, аннары туңдырырга куйдым. Яңгыр сибәләп тора. Шулай барса, баллы гөмбә дә чыгар. Әби белән бабай гөмбәне “урыс ризыгы” дип ашамый иде. Әти-әнием авылга кайтучы кала халкына карап гөмбә җыя башлады. Алар гөрәҗдә белән баллы гөмбәне генә белә иде. Гөрәҗдәне пешереп, кыздырып ашый иделәр. Ә аны тозларга яки мариндаларга гына ярый икән. Мин Казанда нык итеп өйрәндем, унлап төрен курыкмыйча җыям. Баллы, җирән, майлы, йөнтәс гөмбәләрне, гөрәҗдәне, каен гөмбәсен, “рядовканы” яратам.

Аеруча җирән белән майлы гөмбәләр куркынычсыз. Ал гөмбәне, агу туплый дип, ашамый башладым. Кибеттәге шампиньоннарның исә искитәрлек җире юк. Алар ясалма гөмбәгә охшаган. Гөмбәләрне тозламыйм, ботулизмнан куркам. Чистартып, пешекләп суыткычка катырырга гына куям. Киптергәнен бик яратам. Кыш көне тиз арада гына өзеп алам да ашларга салып пешерәм", ди Флюра Низамова.

"Урман ризыгы хәләл түгел"

Шамил Насретдинов Мәскәүдә яшәүче Сергач татары. Ул инженер булып эшли. Гөмбәне күрергә дә теләми.

Безнең як татары үзе эшләп үстергәнне генә ашый яки сатып ала

"Мәшкә җыйдык яки ашыйбыз диючеләргә шаккатам. Үзләре татар бит әле, югыйсә. Кем чанасында утырсаң – шуның көен җырлыйсың шул. Күренеп тора, хатыннары татар түгел. Ә безнең як татары үзе эшләп үстергәнне генә ашый яки сатып ала. Безнең кешеләр аучылыкны, балык тотуны гына түгел, урманныкын урлап җиләк җыюны да өнәми. Гөмбә турында әйтеп тә тормыйм. Балык тотылгач чалынмый, каны акмый бит, аны ничек ашап була? Сунарчы тоткан җәнлек тә суелмый һәм ул да хәерле ит түгел. Табигатьнекен талап ашау хәләл эш була алмый", ди Шамил Насретдинов.

Баш казый да гөмбә җыя

Хәзрәт кырыктан артык гөмбә төрен белеп куллана

Белгечләр мөселманнарга гөмбәне хәләл дип аңлаталар. Моны “Сәхих әл-Бохари” китабындагы 4639нчы хәдискә таянып әйтәләр. Анда “Гөмбә Аллаһы Тәгалә җибәргән “мәнн”, бәрәкәтле ризык, ә аның сыгынтысы күзләргә дәва” дип языла. Бу турыда мөфти Сөхәел Тармөхәммәт исемле белгеч тәфсилләп язган. Ул агулы гөмбәләрдән сакланырга да чакырган. Шулай ук Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев гөмбәне, аның сирәк ашалганнарын да яратып җыя. “Кар беткәннән кар яуганчы” урманда йөрергә яратучы хәзрәт иртә язда һәм көз соңында чыгучы кәҗә гөмбәсен дә җыя. Ул кырыктан артык гөмбә төрен белеп куллана.

XS
SM
MD
LG