Accessibility links

якшәмбе, 19 ноябрь 2017, Казан вакыты 12:06

Су төбендә юлбашчылар

Кырымда Тархан-кут борыны янында диңгез төбендә "Юлбашчылар аллеясы" дип аталган су асты музее бар. Аны 1992 елда Донецки дайверы Владимир Боруменский башлап җибәргән. Совет Берлеге таркалганнан соң совет җитәкчеләренең ишеп төшерелгән берничә сынын алып килеп ул диңгез төбенә төшергән. Соңрак бу эшкә башка активистлар кушылган.

Су асты фотографы Андрей Некрасов сүзләренчә, ишеп төшерелгән сыннарны су астына "вандаллардан яшерү" өчен төшергәннәр. Бу сыннарга ул беренче тапкыр 2000 елда тап булган. "Иптәшем белән су астында фото төшерә идек. Кинәт миңа безне кемдер күзәтеп торган кебек тоелды. Карасам, суүсемнәр арасыннан безгә Ленин карап тора иде" ди ул.

Хәзерге вакытта Тархан-кут борыны янында элекке юлбашчыларның берничә дистә сынын табып була. Алар ярдан йөз метр чамасы 12-15 метр тирәнлектә су төбендә ята.
күбрәк күрсәт

Владимир Ленин балыклар арасында
1

Владимир Ленин балыклар арасында

Ленин һәм Маркс
2

Ленин һәм Маркс

Сталин су төбендә
3

Сталин су төбендә

"Юлбашчылар аллеясы"
4

"Юлбашчылар аллеясы"

Дзержинский һәм башкалар
5

Дзержинский һәм башкалар

Сергей Есенин
6

Сергей Есенин

Юрий Гагарин
7

Юрий Гагарин

Ленин һәм дайвер
8

Ленин һәм дайвер

Юлбашчы йөзе
9

Юлбашчы йөзе

Юрий Гагарин
10

Юрий Гагарин

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG