Хәмитов "Әр-Рәхим" мәчете төзелешенә казна акчасы бирүдән баш тарта
Башкортстан җитәкчелеге, элегрәк биргән вәгъдәсенә карамастан, Уфаның Салават Юлаев проспектында төзелеп килүче "Әр-Рәхим" мәчете тирәсендәге хәлләргә катышмаска булган. “Урал” вакыфының төзелешне дәвам итәр өчен мөмкинлекләре бар. Башкортстан мөселманнарының Диния нәзарәте белән мөнәсәбәтләргә кагылышлы сораулары хәл ителгәч, төзелеш тә дәвам итәчәк”, дип белдерде журналистларга Сочи-2016 форумында Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов. Күптән түгел "Урал" хәйрия вакыфы рәисе Мортаза Рәхимов Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитовка ачык хат белән мөрәҗәгать итте. "Әр-Рәхим" мәчете төзелешен финанслауны август аенда туктаткан "Урал" җитәкчесе төзелешне алга таба хөкүмәт белән берлектә финанслауны тәкъдим итте.
мультимедиа
-
июнь 18, 2026Мәскәүләрнең соңгы дрон һөҗүмнәренә реакциясе
-
июнь 17, 2026"Чәкчәк дипломатиясе" һәм "Матушка" җыры
-
июнь 10, 2026Казаннар шәһәргә Путин килүенә "шатлана"
-
июнь 05, 2026Усалның 1552 җыры нигә юкка чыккан?