Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгардагы ядкәрләргә кем зыян салган?


Успен чиркәве нигезендәге гарәп язулы кабер ташлары реставрациягә кадәр һәм аннан соң
Успен чиркәве нигезендәге гарәп язулы кабер ташлары реставрациягә кадәр һәм аннан соң

Болгардагы Успен чиркәве нигезендәге гарәп язулы кабер ташларын цемент измәсе белән сылап киткәннәр дигән хәбәр килеп иреште. Азатлык бу мәсьәләгә ачыклык кертергә тырыша.

Бу хәл турында Азатлыкка Болгар җирләренә туристларны сәяхәткә йөртүче экскурсия җитәкчесе Айрат Хатмулла хәбәр итте.

"8 октябрь Болгарга туристларны сәяхәткә алып баргач, Успен чиркәве астында моңа кадәр аермачык күренеп торган гарәпчә язулы кабер ташларының каты цемент измәсе белән буялганын күреп шаккаттым. Мондагы һәр объект ЮНЕСКО саклавында булганга күрә тарихи һәйкәлләргә беркем дә кулын тидерергә тиеш түгел бит югыйсә.

Моңа кадәр Яңа татар зиратында кем кабер ташларын җимерде? Минемчә, шушы җимерүчеләр хәзер Болгарга да килеп җиткән.

Успен чиркәве нигезендәге гарәп язулы кабер ташлары реставрациягә кадәр
Успен чиркәве нигезендәге гарәп язулы кабер ташлары реставрациягә кадәр

Хәтер көне якынлаша һәм бу көн якынлашкан саен мондый зыяннар күбрәк күренә бара. Хәзер инде ЮНЕСКО саклавында булган тарихи һәйкәлләргә кул күтәрә башладылар.

Мин бу тәртип бозу турында, кызганыч, көнендә беркемгә дә җиткерә алмадым, чөнки атна ахырында Болгарда тиешле хезмәткәрләрне табып булмый.

Әлеге гамәлне мөселманнарны мәсхәрәләү дип саныйм һәм 1552 ел кабатланмас микән дип борчылам. Чиркәү астындагы гарәп язулы кабер ташларының цемент измәсе белән буялып мәсхәрәләнүе миндә генә түгел, туристларда да тискәре тәэсир тудыра", дип сөйләде Айрат Хатмулла.

Успен чиркәве нигезендәге гарәп язулы кабер ташлары реставрациядән соң
Успен чиркәве нигезендәге гарәп язулы кабер ташлары реставрациядән соң

Болгар музей-тыюлыгы директоры Фәргать Мөхәммәтов Азатлыкка төзекләндерү эшләре вакытында кабер ташлары сыланмаган, ә эшчеләр "төзекләндерү материалы" гына агызган дип белдерде. Баксаң, директорга моңа кадәр дә кабер ташларына зыян килү турында әйтүчеләр булган инде.

"Әлеге вакытта Успен чиркәвендә төзекләндерү эшләре бара. Эшчеләр чиркәү нигезенең берничә урынына төзекләндерү материалын тамызган. Элеккеге кыяфәтенә кайтару таләбе куелды. Ул сылап куелган түгел. Ялгышлык белән башкарылган эш. Нигез ташларына зыян салынмады. Төзекләндерү бөтен таләпләрне үтәп эшләнә. Аннары бу цемент измәсе түгел, безнең эштә гомумән мондый материал кулланылмый. Реставратолар махсус измә белән эш итә. ЮНЕСКО куйган таләпләр бар, безгә алардан тайпылырга рөхсәт ителми. Тыюлык хезмәткәрләре арасында галимнәр, белгечләр бар, алар бездә даими эшли. Төзекләндерү ничек барганын карап, тикшереп тора. Төзекләндерү эшләрен махсус оешма башкара. Ул Татарстанның махсус фәнни реставрация идарәсе дип атала. Аларның лицензияләре бар", дип сөйләде Мөхәммәтов.

Азатлык әлеге мәсьәлә хакында сөйләшү өчен Татарстан Мәдәният министрлыгы җитәкчелеге белән элемтәгә керергә тырышты. Министр урынбасары Светлана Персованың кабул итү бүлмәсендәге ханым Персова белән тоташтырмады, бөтен сораулар да матбугат хезмәтенә дип белдерде.

Матбугат хезмәте җитәкчесе Рузилә Мөхәммәтова Азатлыкка "кабер ташлары чистартылган, бу – реставрация эше," дип кенә белдерде.

Белгечләр фикеренчә, Болгарда чиркәү нигезендәге ташлар йә сыланган, йә булмаса кабарып торган гарәп язулары механик юл белән кырылган.

Азатлык Болгар музей-тыюлыгын төзекләндерүне баккан Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевка һәм Мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга әлеге хәл турында хат җибәрде. Җитәкчеләргә "Сез ЮНЕСКО карамагында булган тыюлыкта килеп туган бу хәлгә карата махсус тикшерү үткәрергә кирәк дип исәпләмисезме? Андый тикшерү булачакмы?" дигән сорау юллады.

Успен чиркәве 1732-1734 елларда Казан сәүдәгәре Михляев акчасына төзелә. Чиркәү төзелешендә нигез итеп Болгар шәһәрлеге биналарыннан калган ташлар файдаланыла, аскы кат төзелешендә болгар чорындагы гарәп һәм әрмән язулы кабер ташлары кулланыла.

Успен чиркәве шәһәрлекнең үзәк өлешенең төньягында, Җәмигъ мәчет янында. Бу чиркәүдән ерак түгел Җәмигъ мәчет, Төньяк һәм Көнчыгыш төрбәләр, Хан сарае урнашкан.

XS
SM
MD
LG