Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Русия тарафыннан оештырылган хакер һөҗүмнәренә җавап әзерләргә җыена


Барак Обама
Барак Обама

АКШның Русия тарафыннан оештырылган хакер һөҗүмнәренә җавап гамәлләре яшерен төстә генә эшләнәчәк дип белдерелә.

АКШ президенты Барак Обама Русия тарафыннан оештырылган хакер һөҗүмнәренә җавап гамәлләр әзерләмәкче. Бу хакта Ак йорт вәкиле Джош Эрнест хәбәр итә.

Эрнест сүзләренчә, җавап итеп берничә төрле чара кулланылырга мөмкин, президент берничә вариантны караячак. Бу аларга тәңгәл җавап булачак, ләкин АКШ моны яшерен төстә генә эшләячәк, ди Эрнест.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, АКШ Федераль тикшерү бюросы унлаган штатта сайлаучыларны теркәү системасын җимерү омтылышы турында белдергән иде. ФБР җитәкчесе Джеймс Коми сүзләренә караганда, хакер һөҗүмнәренә Русиянең катышы булырга мөмкин.

Махсус хезмәтләр хакерлар 8 ноябрь буласы АКШ президентын сайлауга тәэсир ясарлар дип борчыла.

Августта Федераль тикшерү хезмәте Аризона белән Иллинойста сайлаучылар теркәлгән базага хакер һөҗүме оештырылды дип белдергән иде.

Шулай ук Вашингтон да Русиянең сайлау кампаниясе барышына хакерлар ярдәмендә тәэсир итәргә омтылганы турында әйткән иде. Америкада моның өчен Кремльгә каршы яңа чикләүләр кертергә тәкъдим иттеләр.

XS
SM
MD
LG