Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым яшьләре Казанга икенче югары белем алырга килә


Кырым абитуриентларыннан документлар кабул итү
Кырым абитуриентларыннан документлар кабул итү

10-12 октябрь көннәрендә Казанның Виталий Тимирясов исемендәге Инновация университеты укытучылары Акмәчеттә Кырым абитуриентларыннан тест имтиханнары уздырды. Быел Кырымнан әлеге университетта илле студент икенче югары белем алырга җыена.

Университетта уку, торак белән бәйле барлык чыгымнарны Татарстан үз өстенә ала. Абитуриентларның барысы диярлек муниципаль берәмлекләрдә, дәүләт органнарында эшләүче кырымтатар яшьләре. Програм буенча алар өч ел укып Русия кануннары нигезендә эшләү өчен һәм белгеч дәрәҗәсеннән югарырак вазифаларны башкару өчен белемнәрен арттырачак. Укыту читтән торып булачак. Теориядән тыш студентлар төрле министрлыкларда, муниципаль берәмлекләрдә, Татарстан районнарында практик мәсьәләләр белән танышачаклар.

Университет Татарстан хөкүмәте белән берлектә Кырым өчен кадрларны әзерләүдә 2014 елдан башлап катнаша. Беренче группа 2014 елда университетка кереп укып кайтты инде.

50 урынга 100гә якын кеше дәгъва итеп документларны тапшырган. Бу юлы алар арасында муниципаль берәмлекләрдә, дәүләт органнарында эшләүчеләр белән бергә инженерлар, табиблар һәм башка һөнәр ияләре дә булган. Кырымда тапшырылган имтиханнарның, тестларның нәтиҗәсе Казанда тикшереләчәк. Казан университетыннан килгәннәр арасында ректор Асия Тимирясова, проректор Юлия Камашева, кабул итү комиссиясе вәкиле Инна Тимирясова, кафедра мөдире Сергей Рычков бар иде.

Бу проект Татарстан һәм Кырым республикалары уртак проекты дип аталса да, нигездә аның инициаторы Алушта шәһәр башлыгының урынбасары Энвәр Арпатлы иде. Бу инициативаны Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан хөкүмәте хупладылар. Бу эшне ул хәзер дә координацияли. 2014 елда башланган бу проект инде икенче тапкыр башкарыла.

Дәүләтнеке булмаган Инновацион университет 1994 елда булдырылган. Аңа нигез салучы -Тимирясов Виталий Гайнулла улы. Университет аның исемен йөртә.

XS
SM
MD
LG