Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илдар Дадин кырыс шартлы штраф изоляторына күчерелгән


Илдар Дадин
Илдар Дадин

Дадинның кайчан, нәрсә өчен һәм күпмегә штраф изоляторына күчерелгәне хәбәр ителми.

"Җәмәгать чараларын үткәрү тәртибен бозу" маддәсе нигезендә гаепләнеп өч ел колониягә хөкем ителгән оппозиция активисты Илдар Дадин кырыс шартларга күчерелеп штраф изоляторына (ШИЗО) урнаштырылган. Бу хакта аның хатыны Анастасия Зотова хәбәр итте.

Дадинның кайчан, нәрсә өчен һәм күпмегә штраф изоляторына күчерелгәне билгесез. Хатыны иренең кырыс шартларга күчерелгәне турында аның белән күрешергә килгәч кенә белгән. Хәзер ул җәмәгать күзәтү комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә җыена.

Узган елның декабрендә Мәскәүнең Басман мәхкәмәсе Дадинны урам җыеннары турындагы канунны бозуда гаепләп төрмәгә хөкем итте. Ул бертуган Навальныйларны һәм "Болотная эше" нигезендә гаепләнүчеләрне яклап чыккан иде. Соңрак аның хөкем җәзасы ике ел ярымга үзгәртелде.

Дадин үзе гаебен танымады, "конституциядә каралган хокукларын тормышка ашырган" өчен хөкем ителгәнен белдерде.

Amnesty International оешмасы Дадинга чыгарылган карарны “әхлаксыз” дип атады.

XS
SM
MD
LG