Accessibility links

Илдар Дадин һәм Анастасия Зотова изоляторда өйләнеште


Анастасия Зотова изолятор ишеге төбендә
Анастасия Зотова изолятор ишеге төбендә

"Җәмәгать чараларын уздыру тәртибен берничә тапкыр бозу" маддәсе нигезендә гаепләнеп өч елга колониягә хөкем ителгән Илдар Дадин 25 февраль көнне Анастасия Зотова белән тикшерү изоляторында өйләнеште.

12 февраль көнне Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе, хөкем ителсә дә, Дадинга өйләнергә рөхсәт иткән иде.

Журналист Анастасия Зотова 1991 елның 19 августында Мәскәүдә туган. Югары сыйныфларда укыганда журналистлык эшенә керешә. 2008 елда Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Телевидение һәм радио журналисты белгечлеге ала.

2011 елда картлар йортларындагы инвалидларга һәм өлкәннәргә ярдәм итүче "Картлык шатлыкка" дип аталган вакыф програмнарында катнаша башлый. 2014 елда Сахаров үзәгендә хокук яклаучылар мәктәбен тәмамлый.

7 декабрьдә Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе 33 яшьлек Илдар Дадинга гаепләү карары чыгарды. Дадин үз гаебен танымады. Гаепләү ягы активистка 2 ел төрмә сорады, мәхкәмә өч ел бирде. Дадин – яңа канунны бозуда гаепләнеп өч елга төрмәгә утыртылган беренче кеше булды.

"Мемориал" хокук яклау үзәге Дадинны сәяси тоткыннар исемлегенә кертте.

Илдар Дадин мәхкәмәдә
Илдар Дадин мәхкәмәдә

Мәхкәмә карарыннан соң Русиядә Дадинны яклап протест чаралары узды. 23 гыйнвар Мәскәү шәһәре Яуза капкасы янында сәяси репрессияләргә каршы һәм сәяси тоткынннарны яклап урам җыены узды.

Митинг уздыруга сәбәпләрнең берсе - "рөхсәтсез урам җыенында катнашуда" гаепләнеп өч елга ирегеннән мәхрүм ителгән Илдар Дадинга гаепләү карары чыгарылу иде. Активистлар бу маддәне Конституциягә каршы һәм моның нигезендә җинаять эшләре ачу Русиядә "сәяси репрессияләрнең яңа юнәлеше" дип саный.

30 гыйнварда Казанның Бауман урамында үткән чарада "Свободу Ильдару Дадину", "# Кадыров - позор России", "Выход из кризиса - политические реформы в стране" һәм "Требую отменить антиконституционную ст.212.1 УК РФ" дигән шигарләр күтәрелде.

Пикетка чыккан ПАРНАС фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Марсель Шәмсетдинов бу чараның максаты - митинглар турындагы яңа канун буенча төрмә җәзасына хөкем ителгән беренче активист Илдар Дадинны яклау дип белдерде.

"Илдар Дадин җинаятьче дә, карак та түгел"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:24 0:00

XS
SM
MD
LG