Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтие митрополит Феофанны яклап чыкты


Мөфти Камил Сәмигуллин
Мөфти Камил Сәмигуллин

Татарстан һәм Казан митрополиты Феофан җитәкчелегенә ризасызлык чарасы әзерләнү турында хәбәр таралгач, мөфти Камил Сәмигуллин "Митинглар оештыру дини кешеләргә хас күренеш түгел", дип белдерде.

Мөфти мөрәҗәгате Татарстан мөселманнарының диния нәзарате сайтына урнаштырылган.

“Матбугат битләреннән Татарстандагы православие җәмәгатьчелегендә барган хәлләр хакында белдем һәм моны зур борчылу белән кабул иттем. Республика мөселманнары янәшәдә гомер кичергән башка дин вәкилләренең язмышына битараф түгел, чөнки без уртак йортта яшибез”, ди Камил Сәмигуллин.

Мөфти белдерүенчә, Феофанның Татарстан һәм Казан митрополиты итеп билгеләнүен мөселманнар зур шатлык белән кабул иткән, чөнки ул мөселманнар гомер кичергән башка төбәкләрдә дә хезмәт итү тәҗрибәсенә ия һәм күпләр аның хакында зур хөрмәт белән искә ала.

“Феофан атакайның кадрларга бәйле карарларына ризасызлык белдерүчеләр дә аның зирәклегенә һәм сизгерлегенә инанырга көч табар дип ышанам. Безнең күпмилләтле республикабызда килешеп, тотрыклылыкны саклап яшәү бик мөһим”, ди Сәмигуллин.

Феофан атакайның, Татарстан һәм Казан митрополиты итеп билгеләнгәч, җирле гыйбадәтханәләр башлыклары белән каршылыклары туды. Апрель аенда кайбер православ дин әһелләре Казан Изге Ана иконасын Казакъстанга алып баруга каршы пикет оештырган һәм мөрәҗәгать язган иде.

Мөфти мөрәҗәгатендә сүз Зөя шәһәрендәге Успен ирләр монастыре башлыгы Силуанны эштән алуга ризасызлык турында барырга мөмкин. Ул әлегә җитәкчелек итүдән вакытлыча читләштерелгән. Гыйбадәтханә башлыгын яклаучыларның каршылык чарасына чыгарга әзерләнүләре турында билгеле.

XS
SM
MD
LG