"Яблоко" фиркасенең Башкортстандагы җитәкчесе алышынырга мөмкин
Башкортстанда сайлау вакытында теркәлгән канун бозуларның видеоязмаларын карау башланды. Бу эшкә Русия үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре дә җәлеп ителгән. Дәүләт думасы депутатларын сайлау вакытында бик күп канун бозу очраклары турында Русия Үзәк сайлау комиссиясенә "Яблоко" фиркасе җиткергән иде. Бүген фирка җитәкчесе Сергей Наумкинның вазифасыннан китүе ихтимал дип хәбәр ителде. Янәсе, ул төрле кимәлдәге сайлауларда "Яблоко" кешеләрен үткәрә алмаган. Сергей Наумкин үзенә карата барлык гаепләүләрне кире кага. Аның урынына хәзер бик күп кешене кодалыйлар. Белгечләр алар арасында Илдар Исәнголовның мөмкинлекләре югары дип бәяли. Яңа җитәкче мәсьәләсе 5 ноябрь узачак конференциядә каралыр дип көтелә.
мультимедиа
-
июнь 18, 2026Мәскәүләрнең соңгы дрон һөҗүмнәренә реакциясе
-
июнь 17, 2026"Чәкчәк дипломатиясе" һәм "Матушка" җыры
-
июнь 10, 2026Казаннар шәһәргә Путин килүенә "шатлана"
-
июнь 05, 2026Усалның 1552 җыры нигә юкка чыккан?