Accessibility links

Кайнар хәбәр

Италия Европа берлеген Русиягә карата яңа чикләүләр кертмәскә күндерде


Маттео Ренци
Маттео Ренци

Хәлеб шәһәренә һава һөҗүмнәре оештырган өчен Русиягә карата Европа берлеге әзерләгән яңа чикләүләрне Италия кертмәскә күндерде.

Европа берлеге җитәкчеләре очрашуы алдыннан Русиягә карата яңа чикләүләр тексты әзерләнгән иде. Аны Берлекнең күпчелек җитәкчеләре хуплады. Ләкин Италия башка илләрне “Сүрия режимына теләктәшлек белдерүче кешеләр һәм оешмаларга карата чикләү чаралары” дигән сүзләрне сызып ташларга күндерде.

Италия премьер-министры Маттео Ренци өстәмә санкцияләр Сүриядә тынычлык урнаштыруга китермәячәк, дип белдерде.

Шулай да Еворпа берелеге белдерүендә “Хәлеб шәһәрендәге тыныч халыкка һөҗүмнәр оештырган өчен Сүрия режимын, аның беректәшләрен, атап алганда Русияне хөкем итү” турындагы сүзләре калган.

XS
SM
MD
LG