Уфада "Көмеш Акбүзат” милли һәм этник кино фестивале ачылды
Уфада өченче тапкыр узучы "Көмеш Акбүзат” милли һәм этник кино фестиваленең сайлап алу комиссиясенә быел 20 илдән, Русиянең 30 төбәгеннән 268 фильм тапшырылган. Өч көн дәвам итәчәк конкурс програмына 24 фильм гына үткән. Бу фестивальдә катнашучы тасмалар милләтнең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын ачык чагылдырырга тиеш. Фестиваль бюджеты 10 миллион сумдан 4,5 миллион сумга калдырылса да, анда катнашучылар быел күбәйгән. Оештыручылар Монголия, Иран, Казакъстан, Әфганстан, Бангладеш, Кыргызстан, Мисыр, Сүрия, Украина, Әрмәнстан, Башкортстан, Татарстаннан кинолар алган.
бәйле язмалар
мультимедиа
-
июнь 18, 2026Мәскәүләрнең соңгы дрон һөҗүмнәренә реакциясе
-
июнь 17, 2026"Чәкчәк дипломатиясе" һәм "Матушка" җыры
-
июнь 10, 2026Казаннар шәһәргә Путин килүенә "шатлана"
-
июнь 05, 2026Усалның 1552 җыры нигә юкка чыккан?