Accessibility links

Кайнар хәбәр

Театр.doc сәнгать җитәкчесен Берлинга барыр өчен илдән чыгармаганнар


Михаил Угаров
Михаил Угаров

Мәскәүнең оппозиция яклы булган театрының сәнгать җитәкчесе Михаил Угаровны ни өчен илдән чыгармауларын беркем аңлатып тормаган. "Ниндидер документ күрсәткәннәр", диләр.

Мәскәүнең Театр.doc театрының сәнгать җитәкчесе Михаил Угаровны Шереметьево һава аланыннан Берлинга чыгармаганнар.

Актриса Зарема Заудинова Facebook сәхифәсендә хәбәр иткәнчә, рөхсәт бирмәүнең сәбәпләрен аңлатып тормаганнар, Федераль иминлек хезмәте фәрманына сылтанганнар.

Угаровның җәмәгате, театр җитәкчесе Елена Гремина “Новая газета”га сөйләгәнчә, режиссерга ниндидер бер документ күрсәткәннәр.

2014 елда полиция хезмәткәрләре театрга килеп Евромайдан вакыйгалары турындагы фильм күрсәтүне өзгәннәр, тентү уздырганнар, кино җиһазларын алып чыгып киткәннәр иде.

2015 елда Елена Греминадан устав документларын таләп иттеләр, театрга ФСБ хезмәткәрләре килгән иде.

Театр.doc - Мәскәү документаль пьесалар театры. Төрле елларда биредә "Сазлык эше", "Берлуспутин" кебек шау-шу куптарган спектакльләр куелды.

XS
SM
MD
LG