Accessibility links

Казан зообакчасы төзелә, хайваннар белән баету хәл ителмәгән


Зообакча төзелеше, октябрь 2016
Зообакча төзелеше, октябрь 2016

Казан зообакчасы мөдире Фәнис Нурмөхәммәтов Азатлыкка бакчаның яңа төзелгән өлеше күңелгә хуш килерлек булсын өчен тагын 28 төр кош һәм хайван кирәк дип белдерде. Хайваннар дөньясын баетуга Казан җитәкчелеге дә, зообакча үзе дә ныклап керешмәгән.

Казан зообакчасының яңа төзелә торган өлешендә кызу эш кайный. 2017 елның җәй башына төзеп бетерергә һәм көзгә ачарга да планлаштыралар. Азатлыкка зообакча мөдире Фәнис Нурмөхәммәтов: "Һәркөнне анда булабыз. Йә проектлаучылар хата җибәрә, йә төзүчеләр. Хилафлыкларның барсын да төзәтеп барырга тырышабыз", дип белдерде.

Зообакчаның яңа өлеше төзелә төзелүен, әмма, Нурмөхәммәтов сүзләренчә, аны хайваннар белән баету мәсьәләсе әлегә кадәр хәл ителмәгән. Вакыт тар – елдан кимрәк вакыт калып бара.

Фәнис Нурмөхәммәтов
Фәнис Нурмөхәммәтов

Зообакчаның яңа өлеше "Замбези елгасы" дип атала. Африкада әнә шундый исемдәге елга бар. Үзенең озынлыгы ягыннан әлеге кыйтгада дүртенче урында тора ул. Анголадан башланып Намибия, Ботсвана, Замбия, Зимбабве чикләре аша агып Мозамбикны үтеп Һинд океанына койган бу елга исеме белән ачылган зообакчаның яңа өлеше тиз генә "исеменә җисеме" туры килеп тә бетмәскә мөмкин.

"Эре хайваннардан, беренче чиратта фил, җираф, мөгезборын, һорилла, гепард... кирәк", дип санап китә Нурмөхәммәтов. Кирәкле хайваннарның исемлеге зообакчаның сайтына да куелган. "Яңа хайваннарсыз яңа зообакчаның рухы булмаячак", дип тә өсти ул.

​Казан мэры Илсур Метшин 10 август Казан зообакчасы төзелешен карарга килгәндә үз гаиләләреннән җиде зебра алып бирәчәкләрен белдергән иде. Ул вакытта Метшин Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка да бу идеянең ошавы һәм алар гаиләсенең дә бу башлангычка кушылачагын әйтте. "Әмма әлегә алар нинди хайван икәнен тәгаенләмәгән, якын арада хәбәр итәчәк... Безнең президент эшен дәвам итеп, зообакча дуслары булырга теләүчеләр хезмәттәшләр арасында да табылыр", дигән иде Метшин.

Миңнехановлар гаиләсе зообакчага нинди хайван алып бирәсен әлегә белдермәде. Нурмөхәммәтов Метшин зообакчада булып, әлеге белдерүләрне ясап киткәннән соң Татарстан түрәләре арасыннан шалтыратучылар булды дип әйтә.

"Без сезгә әле бәяне дә әйтеп бирә алмыйбыз, чөнки каян, кем аша алырга икәнен дә белмибез. Аларга өстән кушканнармы, әллә үз теләкләреме, монсын әйтә алмыйм", дип әйттек ди Нурмөхәммәтов. Зебраларны кайдан алу да әлегә кадәр хәл ителмәгән.

"Безгә хәзер бу хайваннарны сатучылар белән нинди бәядән бирәчәкләре турында сөйләшергә, аннан соң, шушы бәяләр белән акча кирәк дип шәһәр мэрына, президентка чыгу кирәк. Хайваннардан башка зообакча булдырып булмый", ди Нурмөхәммәтов.

Казан зообакчасы төзелешенең проекты
Казан зообакчасы төзелешенең проекты

Нурмөхәммәтов сүзләренчә, әлегә Казандагы зообакчада эре хайваннар арасыннан "Замбези елгасы" рухына туры килердәй зебра һәм бегемотлары гына бар. "Бегемотларга килгәндә, тагын икәү кирәк", ди ул. Кирәк хайваннарга бәяләрне тәгаенләп бетергәч җитәкчелектән акчаны барсына берьюлы сорарга җыеналар.

"Монда берән-сәрән булмый ул. Әгәр җәй башына зообакча әзер була икән, көзгә аны ачу өчен хайваннар белән тутыру кирәк. Безгә берьюлы алып кайту кирәк. Алар Африка питомникларында бар. Хәзер алар белән дә сөйләшәбез", ди Нурмөхәммәтов. Исәпләре – хайваннарны табып, исемлек төзеп, акчасын исәпләп Татарстан җитәкчелегенә чыгу.

Зообакчага кирәк хайваннар исемлеге
Зообакчага кирәк хайваннар исемлеге

Мөдир сүзләренчә, акчаны таптым да, кесәгә салдым да, филне барып алдым түгел икән шул. Хайваннар базары – үзе бер дөнья. Арзанрагын таба, сатулаша, сәламәтен ала да белү кирәк. Кайтарту да бәя. Нурмөхәммәтов шуңа күрә мөгаен, бер филнең якынча күпмегә чыгасын әйтеп бирә алмады. Зообакча үзенең сайтына хайваннарны Африкадан алуның нигә отышлы булуын язып та куйган.

"Русия зообакчаларында мондый хайваннар бик аз, алар сирәк үрчи һәм тарату-сату күз алдында тотылмый. Европа зообакчаларында булганнар бер-берсе белән туганнар, әнә шуңа күрә пар булдырып аларны үрчетү һәм киләчәктә тарату бик авыр. Кайбер хайваннарны EAZA – Европаның зообакчалар һәм аквариумнар ассоциациясе рөхсәте белән генә алып була. Ә моның өчен катлаулы юл үтү кирәк. Яңа төзелгән читлекләрнең фотоларын, видеоязмаларын EAZA-га җибәрергә һәм аннан куратор чакырып күрсәтү кирәк. Аннан соң сине Европадан хайван алуны көтү исемлегенә куярга мөмкиннәр. Әнә шунлыктан, "Замбези елгасы"на хайваннарны Африкадагы питомниклардан алу кирәк", диелә сайтта.

Әле бер ай элек кенә Казан зообакчасына Краснодар өлкәсеннән 10 баш Нил казы алып кайтканнар. Сатып алганнар. "Алар кыйбат түгел, шулай да базарда төрле кешедә төрле бәя", дип сөйли Нурмөхәммәтов бу җылы ярата торган, кышын бина эчендә тотылган кошлар турында.

Казан зообакчасы төзелеше проекты
Казан зообакчасы төзелеше проекты

Аның сүзләренчә, хайваннар сата торган урыннар Русиядә күп түгел. Алар арадашчылармы, әллә үзләре үрчетеп сатучылармы – бу ягын тәгаенләмәде ул. Казан зообакчасын күптән түгел генә үз итүчеләр арасында таҗлы торналар да бар. Бер пар кошны Красноярски өлкәсендәге зообакчадан алып кайтканнар.

Язга Казанга 19 баш гамадрил маймыллар кайтачак. Аларны Франциядәге бер зообакча бүләк иткән. Шулай ук гусарлар дип аталган дип маймыллар да көтәләр. Хайваннарны сатучылардан тыш бүләк итүчеләр дә бар. Үзләрендә үрчегән һәм артыгы кирәк түгел икән, иренмә, бар да ал. Интернетта зообакчаларның үзләренең аралаша торган челтәре бар. Анда үзләренә кирәк, йә булмаса, үзләренә артык булган хайваннар турында мәгълүмат урнаштырып була. Кемдер алыштыра, кемдер бушка бирә.

XS
SM
MD
LG