Accessibility links

сишәмбе, 30 май 2017, Казан вакыты 00:10

2014 елдан башлап Кырымга Русиядән күченеп килгәннәр саны арта бара, бу сан инде 150-200 мең кешене тәшкил итә дигән мәгълүмат бар. Күченүчеләр арасында татарлар да юк түгел. Азатлык Казаннан Акмәчеткә яшәргә килгән Гөлназ Гатауллина белән сөйләште.

Кырымга күченүчеләрне ике төркемгә бүләргә мөмкин. Берсе – Мәскәү күрсәтмәсе белән Кырым хакимият органнарына, җирле мәхкәмәләргә, тикшерү комитетына, полициягә, ФСБга, хәрби структураларга, куәт органнарына Русиянең төрле регионнарыннан махсус юлланучылар. Икенче төркем – Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүче, үз теләге белән килгән гади кешеләр. Беренче төркем вәкилләрен гаиләләре белән бергә эш, тору урыны, балаларын бакча-мәктәпләргә урыннар белән нигездә тәэмин итсәләр, икенче төркем вәкилләре бу мәсьәләләрне үзләре хәл итергә тиеш. Язмадагы әңгәмәдәшебез икенче төркемгә керә.

“Кырым һавасы, диңгез, мондагы җылылык күченүгә этәргәч булды. Мин татар яшьләре форумы вакытында Казанга килгән кырымтатар яшьләре делегациясенә ике ел җитәкчелек иткәндә алар белән дуслашкан идем. Кырымга килгәннән соң алар кирәк булганда миңа ярдәм кулы сузалар, якын кабул итәләр. Беренче вакытта мин Нияра исемле дустымның өендә туктадым, хәзер Акмәчетнең кырымтатарлар тупланып яшәгән Акмәчет бистәсендә торам, вакытлыча университетта студентларның кураторы булып эшлим”, дип сөйләде Гөлназ. Аның белән сүзебез Казан һәм Кырым тормышларының чагыштыруыннан башланды.

–​ Беренче вакытта бөтен нәрсәне чагыштырып карыйсың инде. Казан белән чагыштырганда биредә аяк киемнәре, өс киемнәре арзанрак. Икеләтә дип әйтә алмыйм, ләкин бер ярым тирәсе арзанрак. Ә инде ашамлыкларга якын килерлек түгел дисәм дә, анысы нык артык булыр инде. Мин үзем сөт ризыкларын бик яраткач, бу нык сизелә. Мәсәлән, Казанда шул ук катык, йогуртларны 25-30 сумга алырга мөмкин, биредә алар кимендә 40 сумнан башлана. Ягъни икеләтә кыйммәтрәк. “Ашан” супермаркетын чагыштырганда монда бөтен ассортимент та юк. Мин күченеп килгәндә минимум әйберләр ала идем, “Ашанда” бар дип кайбер ашамлыкларны калдырып китә идем, ә “Ашан”да ул юк икән. Кайбер супермаркетларда бәяләр нык кыйммәт. Казан белән бәяләрне чагыштырырлык бердәнбер супермаркет –​ “Ассорти”. Менә анда ашамлыкларга бәяләр Казандагы кебек. Калган супермаркетларда нык кыйбат.

– Сез монда арендага фатир тотып яшисез. Аренда бәяләрен чагыштырганда, мәсәлән, бер бүлмәле фатирның аренда бәясе күпме?

–​ Чагыштырмача монда арзанрак дип әйтә алам. Казанда, әгәр бик яхшы евроремонт белән булса, бер бүлмәле фатир 15-20 мең сум тирәсе була. Үзәктә булса, анда инде 20 меңнән башлана. Шәһәр читендә булса, 12 меңгә дә табарга була.

Акмәчет үзәгендә бер бүлмәлеләрнең аренда бәясе 15-17 мең сум, әмма монда кеше белән торырга бүлмә табу җиңелрәк һәм ул бик арзан, бер кешегә 3,5 меңнән башлана. Мин Казанда кызлар белән торганда без бер кешегә 4,5 мең сум һәм моңа өстәп коммуналь түләүләрне түли идек. Казанда коммуналь түләүләр кыш айларында 1,5 мең сум, җәен 700-1000 сум тирәсе була иде.

Кырымда фатир эзләгәндә һәммәсендә гадәттә интернет бар, коммуналь түләүләр дә куелган бәягә керә, ә Казанда бөтенесе аерым. Аренданы түлисең, аңа коммуналь түләүләр, интернет һәм башкалар аерым өстәлә.

– Кырымда нинди һөнәрләргә ихтыяҗ бар? Акмәчеттә сез үз һөнәрегез буенча эш таба аласызмы?

– Үз һөнәрем буенча таба алам, мәктәптә укытучы була алам, ләкин эш хаклары монда 9,5 меңнән башлана. Казанда да шул тирәдән башлана дисәм була инде, әмма Казанда премияләр белән 20 мең тирәләренә чыга ул яшь укытучыга. Ә Кырымда иң күбе 15 мең тирәләре чыга премияләр белән.

– Сез хәзер укытасызмы?

– Мин хәзер укытмыйм, университетта студентларның кураторы булып эшлим. Эш эзләгәндә иң күп таралган, кирәк булган һөнәр – кибетләрдә сатучы, аннары кондитер, пиццерияләргә пешекчеләр кирәк, машина йөртүчеләр һәм офис менеджерлар, сәркатипләр кирәк.

– Аларның хезмәт хаклары күпме?

– Нишләптер үзәктәге кибетләрдә күп түгел. Сатучыларның көненә 500 сум һәм сатудан процентлар. Ә мәсәлән, “Меганом” кебек әзрәк читтәрәк булган сәүдә үзәкләрендә көненә 1 мең һәм процентлар. Пешекче, кондитерларның эш хакы 10-15 мең тирәләре. Аңлавымча, монда уртача эш хакы шул 15 мең тирәсе.

– Сез монда кырымтатарлар белән аралашасыз, аларның тормышлары белән дә әзрәк танышсыз. Монда Кырымда яшәүче башка халыклар да бар, алар арасында күбрәге – урыслар. Алар арасында мөнәсәбәтләрне сез күзәттегезме?

– Әлбәттә урысларның татарларны өнәп-яратып бетермәве – бу яшерен түгел, ул бөтен җирдә шундый һәм бу күбрәк урыслар ягыннан килә, татарлар ягыннан түгел.

– Сезнең фикерегезчә, моның сәбәбе нәрсәдә икән?

– Моның сәбәбе – тарихи вакыйгаларның әлегәчә үрелеп килүе. Рәнҗемәслек түгел. Кырымтатарларның да, Казантатарларының да, һәрберебезнең дә тарихи даталарыбыз бар. Казантатарларының 1552 ел булса, кырымтатарларның – 1944 ел. Болар, әлбәттә тискәре йогынты ясый.

– Сез Кырымда кырымтатарлар белән аралашканда аларның 2014 елда булган вакыйгаларга мөнәсәбәтен сиздегезме?

– Әйе. Йомшак итеп әйткәндә, бик шат түгелләр инде.

– Кушылуга каршы булып чыктылармы?

– Минемчә, әйе, каршы. Без, казантатарларын кыскан булсалар да, без үз җиребездә үстек, үз җиребездә калдык, ә аларның күңелендә нык калган бу вакыйгалар. Мин аларны бик яхшы аңлыйм. Үземнең дә нәселемә шушы тарихи вакыйгалар тими калмады түгел. Мин үзем дә Владимировна... Шуңа күрә бик яхшы аңлыйм.

– Сез эшкә урнашканда яки Кырымда урамда йөргәндә, сезнең татар булуыгызны белгәндә, исемегезне әйткәндә сезгә карата мөнәсәбәт үзгәрүен сизәсезме?

– Юк, сизмим. Бердәнбер очрак – мин фатир эзләп игъланнарны караганда “обязательно славянской внешности” дигән сүзләр булды.

– Кырымда сезне шаккатырган нәрсәләр булдымы?

– Иң шаккатырган нәрсә – автобусларда егетләр, ир-атлар яшьме, баламы, хатын-кызларга урын урын бирә. Бу мәсьәләдә Казанда миңа гомеремдә ике тапкыр урын бирделәр, ул да мин гипста булганда. Кызмы син, әбиме – аны карап тормыйлар, утырып баралар, ә монда урын бирәләр һәм автобусларда күбрәк хатын-кызлар утыра. Икенчесе – автобуста кондуктор булмавы. Автобуста билет бәясе 13 сум, минем өчен ул бик арзан. Казанда билет бәясе 25 сум. Кондуктор булмавы шулай ук кызык, уен уйнаган кебек бер-берсеннән машина йөртүчегә акча җибәрәләр. Казанда Универсиададан соң юлларда тыгымнар бетте, ә монда алар бар.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG