Кайбер илләрдә, шул испәтән Русиядә дә тыелган “Ислам дәүләте” сугышчан төркеме лидеры Әбү Бәкер әл-Багдади Мосул халкын шәһәрне ДАИШтан (“Ислам дәүләте” оешмасы) азат итәргә тырышучы гыйрак гаскәрләренә каршы торырга чакыра.
Матбугат чараларында таралган аудиохәбәрендә ул шәһәр халкын “дошманнар белән көрәшергә”, ә ДАИШ сугышчыларын “динсезләрнең көннәрен төнгә әйләндерергә, җирләренә хаос чәчәргә һәм каннарын елга итеп агызырга” чакырган.
“Ислам дәүләте” лидеры сүзләренчә, “атеистлар беректәше” булган Төркиягә каршы да көрәш алып барырга кирәк.
Әбү Бәкер әл-Багдади төркемнең җиңү яулаячагына шикләнми.
“Ислам дәүләте” алып барган бу тоталь сугыш һәм бөек җиһад җиңүнең кереш өлеше генә булуына ышанычны арттыра гына”, дигән ДАИШ җитәкчесе аудиохәбәрендә.
“Ислам дәүләте” лидерының Мосулда хәрби чара башланганнан соң бу беренче мөрәҗәгате. Аудиохәбәрнең озынлыгы ярты сәгать чамасы. Аудиоязманың чынлыгы расланмаган.
Октябрь урталарында Гыйрак премьер-министры Хәйдәр әл-Абади илнең төньягындагы Мосул шәһәрен “Ислам дәүләте” исемле сугышчан төркемнән азат итүне башлау турында белдергән иде.
Британиянең Independent гәзите элегрәк язганча, Әбү Бәкер әл-Багдади Мосулда яшеренергә мөмкин. Гыйрак Көрдстаны җитәкчесе вәкиле Фуад Хуссейн әңгәмә вакытында “Багдади шунда, әгәр аны үтерсәләр, бу бөтен системның коллапсы булачак дигән сүз”, дигән.
Әгәр ДАИШ лидеры Мосулда дигән мәгълүмат дөрес булса, бу шәһәргә һөҗүмне катлауландырачак, чөнки Хуссейн фикеренчә, сугышчылар үзләрен кызганмыйча Әбү Бәкер әл-Багдадины яклаячаклар, дип язган иде гәзит.
“Ислам дәүләте” төркеме Русиянең Югары мәхкәмәсе тарафыннан террорчы оешма дип танылды һәм Русия җирлегендә тыелды.