Accessibility links

Кайнар хәбәр

Андый берләшү йотылу дип атала


Бердәмлек көнендә урыс маршы (архив фотосы)
Бердәмлек көнендә урыс маршы (архив фотосы)

Берләшергә омтылу начар гамәл түгел үзе. Тик ни хакына берләшәсең бит.

Бергәлек, бердәмлек, берләшү турында кем генә сөйләми хәзер. Иске мәзәк искә төшә: “Ә кемгә каршы берләшәбез?” Бу сорауга җавап биреп тормасаң да була. Русияне тоташ дошман урап алган, мондый шартларда ничек берләшмисең ди? Без бер йодрык булып тупланырга тиеш! Вәссәлам! Кем моңа каршы килсен?

Ул олигархлар да бит, уйлап баксаң, илгә яратып, җылы хисләр белән карап тора: безнеке! дип, без бергә! дип

4 ноябрь килеп җиткәндә берләшү хисе тагын да арта. Әле беркөнне Милли-мәдәни үзәк бинасы яныннан Казан суы буендагы байлар шәһәрчегенә карап тордым. Берсеннән-берсе гүзәл биналар биек таш диварлар белән әйләндереп алынган. Әле шунда махсус мәчет тә салып яталар. Күңел әллә нишләде, нечкәрде димме соң... Берләшәсе килде шунда яшәүчеләр белән. Ерактан. Чөнки якын барудан мәгънә юк – шлагбаум. Ләкин барыбер берләшәсе килү хисе мине алар кимәленә күтәрә. Ниндидер Навальныйлар әллә кемнәрнең кайдандыр күктән иңгән миллиардлары турында, виллалары, яхталары, шәхси очкычлары турында яза. Безнең берләшү хисен кимсетәләр. Без бергә! Бөек Русия ватандашлары! Ул олигархлар да бит, уйлап баксаң, илгә яратып, җылы хисләр белән карап тора: безнеке! дип, без бергә! дип... Күңелегездә шик уянса, ешрак телевизор карагыз. Горурланырсыз сез дә шушы бәхетле, игелекле илдә яшәвегезгә.

Иң өстә хупланган фикерләр икәне мәнди анасына да аңларлык

Әнә яңа гына Бөтендөнья урыс халык соборы үтте. Белгәнебезчә, аны православие чиркәве җыйный. Шуңа карамастан, үз яраннары белән безнең мөфтиләр дә килгән. Камил Сәмигуллин, Альберт Крганов һәм инде “верховный” мөфти Тәлгат Таҗетдин үзе! Анысы чыгыш та ясаган. Табигый да, носарилар белән берләшү өлкәсендә зур белгеч бит ул. Дәүләт Думасы вице-спикеры Ирина Яровая (халыкка сөенечле өмет өстәп торганы өчен аны шулай тагын да үстерделәр) бердәмлек турында үз фикерләрен шул югары мөнбәрдән бөтен илгә җиткерде. Иң өстә хупланган фикерләр икәне мәнди анасына да аңларлык: "урыс халкы дигәндә күпмилләтле халык дип аңларга кирәк, көчсезләрне якларга аякланган олы илнең халкын." Ничек горурланмыйсың, халыкара хокукның бичараларга, зәгыйфьләргә терәк булган бердәнбер субъекты икән Русия!

Хәрби очкычларны ташучы кораблар, су асты көймәләре, ракеталар белән нинди терәк икәнен бөтен дөньяга күрсәтте дә ул. Тетрәп торыгыз, бичаралар!

Авыру балаларны чит илләргә дәваланырга җибәрергә халыктан тиенләп акча җыябыз

Авыру балаларны чит илләргә дәваланырга җибәрергә халыктан тиенләп акча җыябыз – анысы игелекле гамәлләргә керә. Борынгыдан килә торган гадәт. Бичара балаларга да ил белән терәк булырга кирәк.

Ә менә чын бичара Бәшәр Асадны, әтисеннән калган тәхеттән һич тә аерылырга теләмәгән падишаһны саклар өчен берни жәл түгел. Хәрби очкычлар ташучы “Адмирал Кузнецов” корабын Төньяк диңгездән Урта диңгезгә күчерүнең (аның өчен күпме акча тузуын гади акыл белән аңлап та булмый, глобаль фикерләү кирәк) нинди ихтыяҗы бар иде?

Ә менә чын бичара Бәшәр Асадны, әтисеннән калган тәхеттән һич тә аерылырга теләмәгән падишаһны саклар өчен берни жәл түгел

Террорчыларны да, алар тирәсендәге гади халыкны да (сугышта ничек аермак кирәк) аңардан башка да бомбалар белән үтүкләп торалар бит. “Есть такое понятие – демонстрация флага”, диде Дәүләт Думасында саклану комитеты башлыгы булып алган генерал Шаманов. Кемгә флаг болгауларын аңлар өчен зур акыл кирәкми. Безгә ул бөтенләй төс түгел, безгә горурланырга гына кала.

Яровая белдерүеннән күренгәнчә, “россиян милләте” дигәне вакытлыча төшенчә, барыбызны да тиздән уптым урыс дип атар өчен бер этап кына, минемчә. Әлеге “милләтне” канун кимәлендә игълан итү турындагы тәкъдим Русия президенты хозурындагы милләтләр эше комитетының Әстерханда үткән киңәшмәсендә яңгырады. Путин бу тәкъдимне хуплады, диелә гаммәви мәгълүмат чараларында. “Россиян милләте турындагы канунны гамәлгә кую турында уйларга һәм аны гамәлгә ашырырга да кирәк”, дигән ул. Хупламый ни, андый мәсьәләләр иң әүвәл президент администрациясендә хәл ителә гадәттә.

Бербөтен россиян милләте булгач, милли республикалар артык булып чыга

Ә Конституция, ягъни төп канун ни хәлдә? Аның преамбуласында ук әйтелә түгелме соң: “Без, Русия Федерациясенең күпмилләтле халкы...” Күпмилләтле Русия халкы белән россиян милләте бер үк була алмый. Яңа канун Конституциягә каршы киләчәк, ләбаса.

Килмәгәе! Бу илдә кем Конституциягә карап тора? Моңарчы да андый каршылыклы кануннар кабул ителмәдемени, Конституцияне искә төшерүче булдымы?

Бу канунны чыгаруның мантыйгы өстә ята: без бербөтен россиян милләте булгач, милли республикалар, өлкәләргә бүленеш артык булып чыга. Әлеге мәсьәләдә Путинның фикере инде билгеле. Милли республикалар оешуны большевиклар тарафыннан дәүләт нигезенә салып калдырылган мина, дигән иде ул күптән түгел. Димәк, “саперларга” эш кушылган. Халык өнсез-тынсыз торганда безнең әлеге өтек милли дәүләтчелектән дә коры калуыбыз бар. Аңа каршы күптән яшерен дә, Жириновский кебекләр тарафыннан ачыктан-ачык та һөҗүм бара инде.

Урыслашу болай да бик көчле бит инде. Юк, шовинистларга бу процесс һаман артык акрын тоела

Югыйсә ассимиляция, ягъни урыслашу болай да бик көчле бит инде. Юк, шовинистларга бу процесс һаман артык акрын тоела, алар үз гомерләрендә үк барысының да урыска, ягъни россиян милләтенә әверелеп бетүен күрергә тели. Мондый зур шатлыкны ул-кызларына яисә оныкларына калдырырга исәпләре юк. Аларның яраткан шигарләрен искә төшерү дә җитә: “Здесь и сейчас!” Биредә һәм хәзер үк!

Әмма дөнья Кремльнең сәяси технологлары теләгәнчә генә бармый. “Россиян милләте” шул ук “Америка милләте”, “Европа милләте” дигән кебек үк коры хыял гына булып калачак. Без бердәм совет халкы булып карадык бит инде. Ни белән тәмамланды әле ул эксперимент?

Берләшергә омтылу начар гамәл түгел үзе. Тик кемгә каршы, дип түгел, ә ни хакына берләшәсең бит. Әгәр Татарстаннан, татарлыктан ваз кичү хакына берләшергә маташасың икән, ул берләшү дип түгел, бөтенләй башкача атала. Безгә аның процессы да, сүзе дә күп гасырлардан бирле таныш. Ул Йотылу дип атала.

Ркаил Зәйдулла, язучы

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG