Казан кирмәнендә урнашкан Благовещен чиркәвендә православ христианнарның бүгенге гыйбадәте иртәнге тугызда башланды. Ун тулганда чиркәү шыгрым тулды. Һава җитмәүдән кайберәүләр хәтта урамга чыгарга мәҗбүр булды.
Чиркәүдәге гыйбадәтне Татарстан һәм Казан митрополиты Феофан уздырды. Дини литургиядән соң Феофан чиркәүгә җыелган халыкка эндәшеп, без - бердәм, без - бердәм дәүләттә бердәм халык, дип мөрәҗәгать итте.
Тәре йөреше 11 тулганда башланып китте. Казан Изге Ана иконасын Благовещен чиркәвеннән алып чыгар алдыннан һәм аннан соң да полициянең махсус көчләре иминлек чаралары күрде - икона күтәргән атакайларны җанлы читән кебек кырыйдан уратып озата барды.
Тәре йөреше кирмән әйләнәсе аша Батурин урамына, аннан Зур Кызыл урам аша Крестовоздвиженский чиркәвенә кадәр дәвам итте. Йөреш узган вакытта кайбер урамнар машиналар өчен ябылып торды.
Полиция мәгълүматларына караганда, быелгы тәре йөрешендә өч меңгә якын кеше катнашкан.
* * *
Казан Изге Ана иконасы Казан Богородица монастырендә саклана. Иконаны тәре йөреше алдыннан Казан кирмәнендә урнашкан Благовещен чиркәвенә күчерәләр. Шуңа тәре йөреше дә Благовещеннан башлана.
Казан Изге Ана иконасы халыкка елга ике мәртәбә күрсәтелә. Урыс православ чиркәве тарафыннан оештырылучы чараның беренчесе 21 июльдә – Изге Ана иконасы иңгән дип саналган көнне, икенчесе 4 ноябрьдә – 1612 елда Мәскәү поляклардан азат ителгән дип аталган көнне үткәрелә.