Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иң чиста шәһәр, оча торган такси һәм үз-үзен төзиячәк йорт


Оча торган таксилар проекты
Оча торган таксилар проекты

Азатлык фәнни-технология күзәтүен дәвам итә: үз-үзен төзи алган йорт концепциясе, Uber'ның оча торган такси хыялы һәм дөньяның иң экологик шәһәре.

Arcadis консалтинг ширкәте экологик, социаль һәм икътисади шартлар нигезендә шәһәрләр исемлеген тәкъдим итте. Беренче урынны Швейцариянең Цюрих шәһәре алса, Мәскәү исемлектә 57нче урында.

Исемлек авторлары фикеренчә, экологик шартлар һәрвакыт төбәкнең икътисади торышына бәйле, шуңа күрә алар бу төшенчәләрне бергә куйган. Цюрихтан тыш беренче бишлеккә Сингапур, Стокһолм, Вена һәм Лондон шәһәрләре урнашкан. Исемлек ахырында исә Каһирә, Нью-Дели, Кейптаун шәһәрләре булып чыккан.

Dual Citizen тикшеренү оешмасы шул ук күрсәткечләр нигезендә илләрне бәяли. Көз башында бастырган экологик чиста икътисад өлкәсендә исемлекне Швеция җитәкли. Русия ул исемлектә 74нче урында.

Йөзә алган йорт

Кремний үзәненнән стартап - кызыклы йөзә торган йортлар һәм SAFE исемле аларны яклау механизмын тәкъдим итә. Проект авторлары суда берничә катлы йорт төзергә тәкъдим итә. Су басу куркынычы булганда бина су өслегенә менә һәм һава торышы яхшырганчыга кадәр саклана.

Андый төр йортлар ни өчен кирәк соң? Фаразлар нигезендә 2100 елга диңгез суы күтәрелү нәтиҗәсендә АКШта күчемсез милек өлкәсе $1,5 триллион югалтачак. Nature Climate Change тикшеренүе нигезендә 2017 елда диңгез суы күтәрелү нәтиҗәсендә АКШта гына 4,2 миллион кеше йортсыз калырга мөмкин. Әлеге Arx Pax стартапы су басу, җир тетрәү һәм башка табигый һәлакәтләрдән сакланган йөзә алган йортлар проектын әзерли.

3D принтерда үзләрен бастырып, бу йортлар яшәүчеләр өчен дә экологик ризык үстерәчәк

Киләчәк йортлары темасын дәвам итеп, Шеффилд университетыннан Миһай Чириак проекты игътибарга лаек. Әлеге архитектор киләчәк йортлар концепциясен тәкъдим итте. 3D принтерда үзләрен бастырып, бу йортлар яшәүчеләр өчен дә экологик ризык үстерәчәк.

Inhabitat язуынча, бу проект Aquaponic Future Housing исемен йөртә. Аның нигезендә пластик йортлар 3D принтерында үзләрен төзи. Өч катлы йортларда аквапоник систем урнаша: ашарга яраклы балыклар үстерүдән тыш, йорт үзе туфраксыз үсемлекләр дә үстерә. Үсемлекләр тамырлары белән суда үсә, балыкларның органик матдәсен суыра һәм җимешләр китерә.

Шулай итеп, продуктив экосистем барлыкка килә. Җир эшкәртү белән чагыштырганда, бу систем күбрәк уңыш бирә, дип саный Миһай Чириак. Бу проект Җир шарында кешеләр саны арту проблемын уңышлы чишә ала. 2100 елга Җирдә 11 миллиард кеше яшәр дип фаразлана. Яшәү урынын ашамлык булдыру фермасы белән берләштерү уңышка китерә ала дип саный белгечләр.

Оча торган такси

Инде берничә елдан Uber шәһәрләрдә оча торган такси булдырырга ниятли. Ул юл тыгымнарында озак басып торырга теләмәгән юлчылар өчен. Elevate (Күтәрү) дип аталган хезмәт нигезендә электр энергияле VTOL очкычларын (вертикаль күтәрелә һәм утыра алган очкычлар) куллану күздә тотыла.

Uber'ның махсус хисабында андый таксиларның барлыкка килүе инде якын 5 елда вәгъдә ителә. Өстәмә энергияне кулланмыйча андый очкычлар сәгатенә 250 км тизлек белән 160 чакрым уза ала. Uber инде күнегелгән такси чакырту системын да кулланырга тели.

Шунысын ачыкларга кирәк: бу очкычларны Uber үзе ясарга җыенмый, траспорт ширкәтләре үзләре бу мөмкинлектән файдаланыр, дип саный. Һәм андый мөмкинлекләр барлыкка килә дә. Мәсәлән, Airbus инде вертикаль күтәрелү мөмкинлеге булган гибрид очкычка патент алды. Танылган Илон Маск та VTOL очкычын булдыру ниятен раслады.

XS
SM
MD
LG