Accessibility links

Удмуртия татар иҗтимагый үзәге 25 еллыгын билгеләде


ТИҮ ветераннары Гайсә Талипов (с), Ибраhим Биектаулы, Гөлсәрия Фазлыева, Әнисә Закирова
ТИҮ ветераннары Гайсә Талипов (с), Ибраhим Биектаулы, Гөлсәрия Фазлыева, Әнисә Закирова

Удмуртия татар иҗтимагый үзәге 25 еллыгын зурлап билгеләп үтте. 6 ноябрь Ижау шәһәренең филармония залында республиканың татарлар күмәк яшәгән уналты төбәгеннән, Ижау шәһәреннән өч йөздән артык милләттәшебез җыелды.

Чарада катнашучылар арасында 25 ел элек милли хәрәкәт башында торган аксакаллар, мәктәпләрдә туган телен укытуга алынган, бүген дә бу эшне дәвам итүче укытучылар, бакчаларда милли тәрбия бирүче педагоглар, тәрбиячеләр бар иде. Тик Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең беренче президенты Мәсгуд Гаратуев һәм үзәкне соңгы унөч ел дәвамында җитәкләгән Фнүн Мирзаянов кына бу залда юк - алар агымдагы елда безнең арадан мәңгелеккә китте. Бу лидерларның башкарган эшләре һәрвакыт татарлар күңелендә, рухлары шат булсын дип залдагы халык аларны бер минутлык тынлык белән искә алды.

Балезино районы Кистем авылы делегаты Илмир Касимов (у)
Балезино районы Кистем авылы делегаты Илмир Касимов (у)

25 ел дәвамында Удмуртиядә яшәүче татарлар башкарган гамәлләре белән башкаларга үрнәк булды. ТИҮ 25 ел дәвамында үзенең төп максатына тугрылыклы булды һәм бүген дә бу юнәлештә эшен дәвам итә. Санап китсәң, мәктәпләрдә дистәләгән еллар татар сыйныфлары эшли, бакчаларда татар төркемнәрендә балалар милли рухта тәрбия алалар, Ижауда 6нчы гимназия һәм 107нче балалар бакчасы республикакүләм этно-мәдәни ресурс үзәге буларак эшли, татар телендә радио, телевизион тапшырулар эфирга чыга, “Яңарыш” газетасы нәшер ителә, татар язучылар оешмасы китаплар бастыра, Ижау шәһәрендә Муса Җәлил исемендәге китапханә татар язучылары әсәрләрен халыкка җиткерүдә актив эшли, иҗади коллективлар, ансамбльләр халыкка хезмәт күрсәтә. Мәчетләрдә дин нигезләребез белән бергә татар теле дә өйрәтелә. “Иман” татар яшьләре берлеге егет-кызларыбызны бергә җыя, милли гаиләләр төзеп, аларны гореф-гадәтләребез нигезендә тәрбияли.

Сәхнәдә "Асылъяр" коллективы чыгышы
Сәхнәдә "Асылъяр" коллективы чыгышы

Ижауда “Гүзәл”, “Шатлык, “Бәхет” һәм башка сәнгать коллективлары, “Асылъяр” балалар фольклор ансамбле, башка төбәкләрдә оешкан милли коллективлар халкыбызның бизәге булып торалар. Күпсанлы бәйгеләр, бәйрәмнәр, фестивальләр, конференцияләр милләттәшләребезне залларга җыя.

Юбилей кичәсен “Асылъяр” балалар коллективы бик матур фольклор күренешләр һәм 107нче балалар бакчасыннан сабыйлар матур чыгышлары белән ачып җибәрде. Бу, һичшиксез, кичәнең башында ук бәйрәм хисе тудырды.

Милли сәясәт министры Лариса Буранова котлый
Милли сәясәт министры Лариса Буранова котлый

Удмуртия татар иҗтимагый үзәге беренче еллардан ук бик актив рәвештә милли мәсьәләләрдән тыш, сәяси проблемнарны күтәреп чыкты. Башка милләтләр өчен үрнәк булды. Удмуртиядә беренчеләрдән булып милли эшләр комитеты булдыруны таләп итте, 1994 елда оешкан комитет бүген инде милли сәясәт министрлыгы дәрәҗәсенә үсте. Бу хакта милли сәясәт министры Лариса Буранова җыелган халыкның исенә төшерде. Ул татар үзәгенең беренче җитәкчесе Мәсгуд Гаратуевны, аның эшен дәвам иткән Фнүн Мирзаяновны искә алды, бүгенге активистларның күбесенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Удмуртия Дәүләт шурасы депутаты Софья Широбокова активистларны котлый
Удмуртия Дәүләт шурасы депутаты Софья Широбокова активистларны котлый

Удмуртия хакимияте аппараты җитәкчесе Андрей Гальцин һәм Удмуртия Дәүләт Шурасы депутаты Софья Широбокова, Русия Дәүләт Думасы депутаты Алексей Загребин татар үзәге эшчәнлеге белән яхшы таныш. Алар милли хәрәкәттә, гомумән, республикада халыкара дуслыкны саклап калуда ТИҮнең ролен югары бәяләп, күп кенә милләттәшләребезне мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Илсур Миңнемуллинга (с) БТК медале тапшырылды
Илсур Миңнемуллинга (с) БТК медале тапшырылды

Удмуртия татар иҗтимагый үзәге беренче еллардан ук тарихи Ватаныбыз Татарстан белән тыгыз элемтә булдырды. Һәр башлангычта аларның ярдәмен тоеп эш итте. Шуңа да татар үзәгенең 25 еллыгын зурлап БТК башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Дәнис Шакиров ТИҮ башкарган эшләренә, республикада яшәүче татарларның ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә ролен билгеләп, мактау сүзләрен җиткерде. Милли хәрәкәт әгъзаларына ул күпсанлы бүләкләр, БТК медален тапшырды.

Милли хәрәкәт башында торучы Фәнүс Газизуллин бүләкләр карый
Милли хәрәкәт башында торучы Фәнүс Газизуллин бүләкләр карый

Шулай ук кичәдә Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы, мәдәният министрлыгы, Удмуртиянең мәгариф, мәдәният, милли сәясәт министрлыкларының, Татарстан һәм Удмуртия халыклар Дуслыгы йорты, ТИҮнең мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән иң актив милли хәрәкәт әгъзалары бүләкләнде. Аларның эшен шулай югары бәяләү киләчәктә тагын да тырышып эшләү өчен көч, куәт бирәчәк диделәр бүләкләнүчеләр.

107нче балалар бакчасы балалары котлый
107нче балалар бакчасы балалары котлый

Тантанада башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды. Шул ук вакытта туган телебезне саклап калу, мәдәниятне үстерү, гореф-гадәтләргә, дини тәрбиягә игътибарны арттырырга кирәклегенә басым ясады Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең бүгенге җитәкчесе Илсур Миңнемуллин.

Юбилей тантанасы җирле сәнгать осталары чыгышлары белән үрелеп алып барылды. Милли активистлар өчен иң зур бүләк – Казаннан филармония артистлары чыгышы булды. Алар бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәде.

XS
SM
MD
LG