Accessibility links

Дональд Трамп – АКШның киләчәк президенты


Дональд Трамп – АКШның киләчәк президенты
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:27 0:00

АКШ президент сайлавында җиңеп чыккан республикан намзәт Дональд Трамп Нью-Йоркта үзенең сайлау штабында җиңү чыгышы ясады.

Шулай итеп миллиардер эшмәкәр Трамп илнең 45нче президенты булачак.

Демократлар намзәте Һиллари Клинтон Трампка шалтыратып үзенең җиңелүен таныган.

Клинтонның сайлау кампаниясе җитәкчесе Джон Подеста Нью-Йоркта аның сайлау штабында җыелган кешеләргә Клинтонның бүген чыгыш ясамаячагын белдерде.

Тавыш бирү алдыннан күп кенә фикер белешү нәтиҗәләре Клинтонның җиңү мөмкинлеген күрсәткән иде, әмма Трампның кайбер штатларда көтелгәннән яхшырак нәтиҗәләргә ирешүе аңа җиңү китерде.

Дональд Трампка 70 яшь. Ул - Trump Organization исемле зур төзелеш конгломераты президенты, уен һәм кунакханәләр бизнесы белән шөгыльләнүче Trump Entertainment Resorts ширкәтенә нигез салучы.

XS
SM
MD
LG