Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп җиңүенә социаль челтәрләр реакциясе


Урамнарда Трамп тарафдарларының бәйрәм итүләре
Урамнарда Трамп тарафдарларының бәйрәм итүләре

Социаль челтәрләр АКШ президенты итеп Дональд Трамп сайлануын бик хисле кабул итте. Азатлык иң кызыклы фикерләрне туплады.

АКШ президент сайлавында Дональд Трамп җиңде. Бу вакыйга белгечләр, сәясәтчеләр һәм күпчелек халык өчен дә көтелмәгән булып чыкты. Азатлык сайлау төнендә социаль челтәрләрдә татарлар һәм американнар реакциясен күзәтте.

Шаккату - иң таралган хисләрнең берсе. Әйтик, американнарның твиттерларында мондый мемнарны күп табып була:

Хәтта мондыйлар да әз түгел:

АКШ татарларында да борчылу сизелгән.

Клинтон тарафдарларының активлыгы шулкадәр зур булган, әйтерсең лә Твиттерда сайлауга бәйле күпчелек хәбәр мондый булган.

Татарларда хәтта аватар рәсемен алыштыру күзәтелде.

Ә кайберләре әллә шаярып, әллә чыннан да Канадага күченү фикерен йөртә башлады. Гомумән, хәзер күченү турында шаяртулар да күп. Канаданың миграция хезмәте сайты исә гомумән күп мөрәҗәгатьләр сәбәпле берничә сәгатькә эшен туктатты.

Иртүк уянып, сайлау нәтиҗәсен күргән британнарга пародия:

Һәм кайберәүләрдә - бөтенләй паника:

Трамп тарафдарларының да челтәрләрдә язмалары күп чыкты. Дөрес, алар юмордан бигрәк котлау һәм шатлануларны тәшкил итә:

"Бу сайлауларның иң шәп мизгеле сайлаулар ахырына туры килде. Халык тавышын ишеткәннәр. Ришвәтчелек бүтән булмас. Трамп - президент", дип шатлана бу Твиттер кулланучысы.

Шулаймы, юкмы - әйтүе кыен. Иң мөһиме - күченүләр һәм аерылулар шаяртуларда гына калып торсын.

XS
SM
MD
LG