Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү мәхкәмәсе LinkedIn социаль челтәрен ябу карарын көчендә калдырды


Баштарак социаль челтәрне ябу турындагы карарны Мәскәүнең Таганка мәхкәмәсе чыгарган иде. Хәзер ул үз көченә керде.

Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе пәнҗешәмбе LinkedIn эш эзләү социаль челтәрен ябуны кануни дип таныды, дип яза “Интерфакс”.

Элегрәк Русиянең мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек хезмәте (Роскомнадзор) LinkedIn челтәрен ябу нияте барлыгы турында белдергән иде. Күзәтчелек хезмәте фикеренчә, әлеге социаль челтәр Русия ватандашларының шәхси мәгълүматлары ил җирлегендә сакланырга тиеш дигән канунны боза. LinkedIn серверлары Русиягә күчерелергә тиеш дигән таләп куелды.

Күзәтчелек хезмәте сүзчесе Вадим Ампелонский LinkedIn 2010 елдан бирле мәгълүматларның чит кулларга эләгүе аркасында җәнҗаллар үзәгендә булды, ди. “Күзәтчелек хезмәте Русия кулланучыларын куркынычтан саклый”, ди Ампелонский.

LinkedIn Corporationда социаль челтәр Русия кануннары таләпләрен үтәргә тиеш түгел дип саныйлар. “Кулланучылар виртуаль рәвештә Русиядән читтә булалар һәм шәхси мәгълүматларны да шунда күрсәтәләр”, ди LinkedIn вәкиле. Ширкәт вәкиле сүзләренчә, LinkedIn кулланучыларның хокукларын бозмый, чөнки алар шәхси мәгълүматларын үз теләкләре белән калдыралар, мәгълүматны куллану шартлары белән килешәләр.

Роскомнадзор LinkedIn челтәрен мәхкәмә карарын алу белән ябып куймакчы. Ампелонский фаразлавынча, бу киләсе атнада булырга мөмкин.

LinkedIn социаль челтәре эш эзләү һәм эшлекле элемтәләр белән алышу өчен уйлап табылган. Анда 400 миллионнан артык кеше теркәлгән.

XS
SM
MD
LG