Accessibility links

Кайнар хәбәр

Думага түрә балаларына чит илдә укуны тыю кануны өлгесе кертелде


Лондонда Голдсмит университеты
Лондонда Голдсмит университеты

Канун кабул ителгән очракта, 2017 елның 1 гыйнварыннан дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр үз балаларын, шул исәптән уллыкка алганнарын да, чит илләрдәге мәктәп һәм югары уку йортларына укырга кертә алмаячак.

Дәүләт Думасына Русия түрәләренең балигъ булмаган балаларын чит илләрдә укытуны тыя торган канун өлгесе кертелгән. Документны коммунист Валерий Рашкин әзерләгән.

Канун кабул ителгән очракта, 2017 елның 1 гыйнварыннан дәүләт һәм муниципаль хезмәттә эшләүчеләр үз балаларын, шул исәптән уллыкка алганнарын да, чит илләрдәге мәктәп һәм югары уку йортларына укырга кертә алмаячак. Мондый тыю дәүләт ширкәтләренең топ-менеджерларына да кагылырга тиеш диелә.

Шул ук вакытта әлеге уку йортларының Русия җирлегендәге филиалларына һәм чит илләрдәге Русия уку йортларының филиалларына укырга кертү тыелмый. Эш сәбәпле чит илдә яшәргә мәҗбүр булган дәүләт хезмәткәрләре балаларына чит илдә укырга рөхсәт биреләчәк.

Бүгенге хәл “илнең чын идарә итүче элитасы формалашуга киртә куя, кадрларны читкә җибәрә, Русиядә социаль тигезсезлек тудыра”, диелгән канун проектының аңлатмалы язуында.

XS
SM
MD
LG