Accessibility links

Википедия себертатар телендә дә булачак


Себертатар теле көнен бәйрәм иткәндә. 2013 ел (архив фотосы)
Себертатар теле көнен бәйрәм иткәндә. 2013 ел (архив фотосы)

Себертатар көнен бәйрәм итү кысаларында Төмәнгә "Викимедиа.ру" вәкилләре килеп, Википедияне себертатар телендә ясау турында да фикер алышырга җыеналар.

26 ноябрь Төмән шәһәренең Татар мәдәнияте үзәгендә Себертатар теле көне үткәреләчәк. Бу көнне Мәскәү һәм Петербурдан Википедия вәкилләре белән берлектә Википедияне себертатар телендә ясау мәсьәләсе дә каралачак, дип хәбәр итте Азатлыкка Себертатар автономиясе башкарма комитеты әгъзасы, галим Максим Сәгыйдуллин.

Сәгыйдуллин сүзләренчә, чарага "Викимедиа.ру" җитәкчесе Владимир Медейконың да килүе көтелә. Ул Википедиянең себертатар телендә үсеше перспективалары турында сөйләргә җыена. "Викимедиа.ру"ның тагын бер әгъзасы Дмитрий Жуков “Викимедиа” бәйгеләрендә катнашу турында бәян итәчәк.

Чарага шулай ук Башкорт Википедиясе администраторы, Башкортстан википедиячеләре төркеме координаторы (Wikimedians of Bashkortostan User Group) Рөстәм Нурыев та чакырулы. Ул Башкорт Википедиясе үрнәгендә волонтер-редакторлар эшчәнлегенә кагылышлы киңәшләре белән уртаклашмакчы.

Себертатар теле көнендә аны саклау һәм үстерү юлларына багышланган түгәрәк өстәл дә узачак.

Моннан тыш Луиза Сурметованың "Себертатарларның җырлары, бәетләре һәм мөнәҗәтләре" дип аталган яңа китабын, Тубыл рәссамы Эдуард Тушаков күргәзмәсен, себертатар ашларын тәкъдим итүләр, Төмән һәм Омски сәнгать осталарының концерты булыр дип көтелә.

Википедия белгечләреннән тыш, чарада себертатар милли хәрәкәтенең активистлары, Төмән, Омски өлкәләренең, Ханты-Манси автоном бүлгесенең, Башкортстаннан җәмәгать эшлеклеләре дә катнашачак.

2013 елның 29 ноябрендә Төмәндә беренче тапкыр Себертатар теле көне үтте. Бәйрәм көнне себертатар теленә, себер татарлары тарихына багышланган чаралар уза. Сәнгатькәрләр себертатарларның җырларын, биюләрен башкара һәм йолаларын күрсәтә.

XS
SM
MD
LG