Accessibility links

Кайнар хәбәр

Декабрьдә Ашгабад белән Казан арасында очышлар башлана


“Төрекмән һава юллары” 15 декабрьдән Ашгабад белән Казан арасында очышлар башлый дип хәбәр итә җирле матбугат чаралары.

Ашгабад-Казан рейсы Т5-733 саны белән Boeing-737-800 очкычында чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә очачак.

Алга таба Татарстан башкаласында “Төрекмән һава юллары” вәкиллеген ачу да планлашытырыла.

Моннан тыш төрекмән һава ширкәте Тәһран белән Миланга да даими рейслар ачарга җыена.

Быел сентябрьдә Ашгабадта яңа халыкара һава аланы ачылган иде. Аны төзүгә ике миллиард доллар акча тотылган диелә. Һава аланы сәгатенә 1,6 мең кеше уздыра ала.

2017 елның апреленнән Казан-Рига очышларын оешытру да планлаштырыла.

Быел җәй "Аэрофлот" ширкәте Казаннан Франкфуртка туры очышлар башлаган иде. Аны финанслауда Татарстан хөкүмәте дә катнаша.

Казан Кытайның Сычуань, Хэнань, Хэйлунцзян төбәкләренә дә чартер очышлар ачу турында сөйләшүләр алып бара дигән хәбәрләр бар.

XS
SM
MD
LG