Ул өлкән лейтенант, прапорщик һәм кече сержант тарафыннан көч кулланып вазифасы кысаларыннан чыгуда маддәсе нигезендә җинаять эше ачуны сорый.
Бу елның маенда Михаил Егоровны хәрби хезмәткә алалар. Хезмәтенең беренче ярты елы яхшы гына уза.
Октябрь башында беренче аңлашылмаучанлык килеп туа. Егоров сүзләренчә, күрше батарея командиры аның башына чиләк ыргыта. Ул солдатның башына тия һәм күп кан ага башлый.
Октябрь ахырында хезмәттәше алдында өлкән прапорщик миңа сукты, аннан соң да берничә тапкыр көч кулланды, дип сөйли Егоров.
Солдат белдерүенчә, 13 ноябрьдә кече сержант башка солдатлар алдында аның күкрәгенә суга.
Ул миңа “мин теләсә кемне кыйный алам, моның өчен миңа берни дә булмаячак”, дип әйтте, мин аның янауларын чынлап кабул иттем һәм үз гомерем өчен курыктым, ди Михаил Егоров.
14 ноябрьдә Егоров хәрби бүлектән китеп, Казанга кайтып җитә һәм “Улларыбыз өчен” дип аталган хокук яклау оешмасына мөрәҗәгать итә.
Егоров армиягә үз теләге белән киткәнен, хезмәттән качмавын, ә бары тик башка бүлеккә күчерүне генә соравын әйтә.