Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Җомга вәгазьләрен татарча иткәнче башта татар мәктәпләрен ачу кирәк"


Казанның Мәрҗәни мәчетендә Ураза бәйрәме. 5 июль 2016
Казанның Мәрҗәни мәчетендә Ураза бәйрәме. 5 июль 2016

Татарстанда җомга вәгазьләренең татарча булуына мөфтиләр төрле карашта. Гайнетдин Татарстан мәчетләрендә барсы да татарча булырга тиеш ди. Аширов җомгада вәгазьләрне татарча иткәнче татар мәктәпләрен ачу кирәк дип белдерә. Аляутдиновның вәгазьләрне татарча итү тел белмәгән мөселманнарны мәчетләрдән читләштерә дигән сүзе төрле фикерләргә китерде.

Татарстанда җомга намазаларында вәгазьләрне татарча уку мәсьәләсе тагын өскә калыкты. Моңа Мәскәү шәһәре мөселманнары диния идарәсе рәисе Илдар Аляутдиновның үз сайтларында "Хөтбәләрне татарча уку турында" дигән мәкаләсе этәргеч бирде. 11 август Татарстан мөселманнары диния идарәсе утырышында җомга намазларында вәгазьләрне татарча уку карары кабул ителгән иде.

Илдар Аляутдинов
Илдар Аляутдинов

Илдар Аляутдинов фикеренчә, татарстаннарның әлеге теләген аңлап була, әнә шул юл белән республикада туган телне саклап калырга омтылалар. "Әмма икенче яктан, күпмилләтле мөселманнарны диннән ераклаштыру мәсьәләсе дә игътибарга лаек. Татар телен белмәгәннәр (ә алар аз түгел) хөтбәләрнең мәгънәсен аңламыйча һәм файдалы киңәшләрне күңелләренә салмыйча мәчеттән китәргә дә мөмкин...", ди Аляутдинов.

Татарстанда җомга вәгазьләренең татарча булуына мөфтиләр төрле карашта. Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Татарстан мәчетләрендә барсы да татарча булырга тиеш ди. Яшьләрне мәчеткә җәлеп итү өчен радио-телевидениедән дингә өйрәтү кирәклеген дә әйтә ул. Русиянең Азия өлеше мөселманнары диния идарәсе рәисе Нәфигулла Аширов җомгада вәгазьләрне татарча иткәнче, татар мәкәтәпләрен ачу кирәк дип белдерә.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Аляутдинов фикеренә карата ул "вазгыятьне белми", дип әйткән Реальное времяга.

"Аляутдинов фикере зур мегаполисларга туры килә"

Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Татарстан милли республика икән, җомга намазаларында гына түгел, мәчетләрдә "барсы да бары тик туган телебездә генә булырга тиеш" дигән карашта.

Равил Гайнетдин
Равил Гайнетдин

"Мәскәү мәчетләренә карата ул фикер (Аляутдиновныкы - ред.) туры килә дип уйлыйм. Гомумән, зур мегаполислардагы мәчетләргә карата әйтергә була. Әйе, анда күпчелелек төрле телдә сөйләшүчеләр. Алар татарча аңламыйлар. Шул ук вакытта Татарстан мәчетләрендә бу хәл булмаска тиеш дип уйлыйм. Чөнки ул милли республика. Анда барысы да, бары тик туган телебездә генә булырга тиеш.

Мәскәү татарлары рухи хаятне түгел, матди хаятне күбрәк ярата

Ни өчен без Мәскәүдә вәгазьләрне рус телендә алып барырга мәҗбүр? Чөнки безгә күпчелек Кавказ, Урта Азиядән килгән халыклар йөри. Нинди генә уңайлыклар тудырсак та, Европада нинди генә бер дигән мәчет салдырсак та – татарлар мәчеткә йөрми. Без башта татар халкы уңайлыкларга ияләнгән инде, аларга кысанлыклар килешми, менә зур мәчетебез булгач, иншаллаһ, безнекеләр дә мәчетләр тулып килерләр дип өметләнгән идек. Алар мәчеткә киләләр, ах-вах килеп матурлыгын мактыйлар да, шуның белән вәссәлам! Безнең Мәскәү татарлары рухи хаятне түгел, матди хаятне күбрәк ярата.

Мин балаларга дин турында мәктәптән үк өйрәтә башларга кирәк дип уйлыйм. Радио, телевидение аша да яшьләрне өйрәтергә кирәк дип саныйм. Инде ничә буын мәчеттән читләште. Яшьләрне югатлмаска иде.

Башка милләтнең яшьләре йөри бит. Алар бик актив. Ә безнекеләр, бик кызганыч, йөрмиләр. Менә мәчетләр тулып татар яшьләре килә торган булса, әлбәттә, ул вакытта намазларны бары тик үзебезнең туган телебездә, татар телендә алып барыр идек", диде Равил хәзрәт Гайнетдин Азатлыкка.

"Җомга вәгазьләрен татарча итү мәҗбүри булырга тиеш түгел"

Русия мөфтиләр шурасы рәистәше, Русиянең Азия өлеше мөселманнары диния идарәсе рәисе Нәфигулла хәзрәт Аширов җомга намазларын татарча укытуга күчкәнче, бүген бөтен көчне татар мәктәпләре ачуга бирергә кирәк, аннан мәчетләребезгә дә татарча белгәннәр йөрәячәк һәм вәгазьләрне дә татарча укып булачак дигән фикердә.

Нәфигулла Аширов
Нәфигулла Аширов

"Мәчетләргә татарча аңлаганнар җыелса, хөтбәләрне татарча сөйләү кирәк. Һәрбер халыкка үз телендә сөйләү хәерлерәк. Без беләбез, Татарстанда мәчетләрдә татарлар 50 процентка да җитми. Икенче яктан, шул 50 процент Казан егетләренең 50 проценты татарчаны белми. Татарстанда җомга вәгазьләрен татарча уку халыкны дин вәгазеннән мәхрүм итү дигән сүз.

Авылларда вәгазьләр татарча, чөнки халык татарча белә. Әмма шәһәрләрдә вазгыять башкарак. Тубылда 1987 елда мәчетне ачкан вакытта татарлардан башка беркем дә юк иде. Ул вакытта бөтен вәгазьләр татарча сөйләнде. Әмма бүген күп мәчетләрдә, хәтта Казанда да, татарлар кимчелектә. Әйткәнемчә, ул татарның яртысы татарча белми.

Җыелышларда татар халкы дингә кайтмый дип елыйбыз

Җомга вәгазьләрен татарча уку халыкны мәчет аркылы тел өйрәтәбез дип диннән биздерү була. Татар конгрессы җыелышларында үзебез безнең татар халкы дингә кайтмый, динне белми, мәчетләрдә татарлар юк дип елыйбыз. Динне өйрәнмәгән татарны ничек мәчеткә китерәсең? Инде менә хәзер тел мәсьәләсен куеп биздерә башласак...

Сер түгел, Татарстанда да күпме татар мәктәпләре ябылды һәм хәзер дә ябыла бара. Бер яктан, татар мәктәпләрен ябып, халыкны татар теленнән биздергәннән соң, инде мәчетләрдә аңламаган кешеләргә татар телен дә кертеп диннән биздереп булмый бит.

Минемчә, җомга намазларын татарча итү карары мәҗбүри булырга тиеш түгел. Бер генә канун да андый карарны хупламый.

Бүген бөтен көчне татар мәктәпләрен ачу һәм күбәйтүгә бирү кирәк. Татарстаннан читтә бер генә татар мәктәбе дә калмады. Төбәкләрдәге татарлар барсы да телне югалтып бара. Татарстаннан читтә булган татар авылларында үсмерләр һәм яшьләр татарча сөйләшми инде. Бу бит зур бәла! Мең еллык татар халкы милләт буларак та, теле дә югала", ди Нәфигулла Аширов.

XS
SM
MD
LG