Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар тарихы нигә урыс телендә языла?


"История татар Западного Приуралья" китабы
"История татар Западного Приуралья" китабы

Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институтында "История татар Западного Приуралья" дип аталган яңа китап җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде.

Бу китап күптән кирәк иде. Башкортстанда татарларның милли рухларын сүндерү, милли горурлыкларын аяк астына салып таптау өчен дистә елларга сузылган мәкерле эш алып барылды. Татар тарихын урлап дистәләгән китап язылды. Казан дәшмәде, һаман дуслыкка өмет иттеләр ахры. Ниһаять, Казан җавап бирде. Яхшы җавап.

Казанның барлык тарихи китаплары да урыс телендә. Без кем өчен тарих язабыз? Татар өчен булгач, нигә ул татар телендә түгел?

Бер генә нәрсә күңелне тырнап тора – Казанның барлык тарихи китаплары да урыс телендә. Без кем өчен тарих язабыз? Татар өчен булгач, нигә ул татар телендә түгел? Башкортлар тарихны үз телләрендә башкорт халкы өчен яза, аларның рухларын үсендерә, кемлегенә ышандыра. Бездә исә бу тарихи китаплар халык өчен түгел, галим-голәмә өчен языла. Бераз тарих белән кызыксынган зыялылар укыр инде.

Башкортстанда хәзер һәр башкорт "дөнья бездән башланган!" дип чәчрәп тора, аларны үз телләрендәге тарихи китаплар шулай тәрбияләде. Әлбәттә, бер караганда бу көлке кебек, әмма тарих тәрбиясендә рухы ныгып калган халыкны инде указ-приказлар белән генә бәреп ега алмыйлар.

Ә безнең татар халкы үз тарихын белми, үз ана телендә кемлеген аңлаткан китаплар укый алмый, шуңа күрә уңга-сулга ава. Әмма Казан галимнәренә боларны аңлатудан мәгънә юк. "История татар"ның җидетомлыгы да урысча гына чыкты. Әйе, безнең "история" бар, әмма татарча язылган "ТАРИХ" һаман юк әле.

Фәүзия Бәйрәмова
язучы, җәмәгать эшлеклесе

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG