Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечня мөфтие "Мөхәммәт – Аллаһ илчесе" фильмына каршы чыга


Ак күлмәктән - пәйгамббәр әнисе ролен башкаручы Рана Азадивар,
Ак күлмәктән - пәйгамббәр әнисе ролен башкаручы Рана Азадивар,

Чечня мөфтие Сәлах-Хаҗи Межиев җомга көнне Русиядә прокатка чыгучы “Мөхәммәт – Аллаһ илчесе” дип аталган фильмны карамаска һәм таратмаска чакыра. Моның берничә сәбәбе бар, ди ул.

Беренчедән, исламда Мөхәммәтнең сурәтен картина яки фильмнарда күрсәтү ислам галимнәре тарафыннан тыелган, ди Чечня мөфтие үзенең Инстаграм сәхифәсендә.

Икенчедән, фильмда тарихи дөреслеккә туры килмәгән урыннар бар, бу тамашачыда ислам тарихы һәм Мөхәммәт пәйгамбәр тормышы турында ялган күзаллау тудырырга мөмкин диелә. Пәйгамбәрнең кайбер юлдашлары тискәре яктан күрсәтелгән икәне билгеләнә.

Шулай ук мөфти сүзләренчә, кинода фильм төшергәндә таянылган чыганаклар һәм сюжетның нинди галимнәр белән килешенгәне дә күрсәтелмәгән.

Трилогия буларак уйланылган “Мөхәммәт – Аллаһ илчесе” иран фильмы Русиядә прокатка 18 ноябрьдә чыга. Фильм иң элек Дагыстанда күрсәтеләчәк. Кайбер ислам илләре шулай ук фильмны тыю тәкъдимнәре белән чыкты.

Иран режиссеры Маджид Маджиди фильмны 2007 елда төшерә башлый. Кино Тәһраннан 55 чакрым ераклыкта, Мәдинә һәм Мәккә авылларына охшаш җирлектә төшерелгән. Фильмның бюджеты 50 млн доллар тирәсе. Кинода 500дән артык актер катнаша.

islamdag.ru сайты мөхәррире Абдулхәмит Гаджиев белдергәнчә, фильмны шәригать ягыннан хөкем итәргә кирәкми. “Бу ислам дине барлыккка килүе турында бары тик матур нәфис фильм. Миндә зур тәэсирләр калдырды, түземсезлек белән икенче һәм өченче бүлекләрен көтәчәкмен”, ди Гаджиев.

Режиссер сүзләренчә, дөньяда Иисус Христос турында 200дән артык, Моисей турында 140, Будда турында 42, ә Мөхәммәт турында барлыгы ике фильм төшерелгән.

"Мөхәммәт – Аллаһ илчесе" Казанда XII Халыкара мөселман киносы фестиваленең ачылыш көнендә күрсәтелде. "Родина" кинотеатры фильмны карарга теләүчеләрне сыйдырып бетерә алмады.

XS
SM
MD
LG