Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин: Улюкаевның тоткарлануы Башнефть килешүенә тәэсир итмәячәк


Владимир Путин һәм Алексей Улюкаев, 24 июнь, 2013 ел (архив фотосы)
Владимир Путин һәм Алексей Улюкаев, 24 июнь, 2013 ел (архив фотосы)

Русия президенты Владимир Путин элекке икътисади үсеш министры Алексей Улюкаевның тоткарлаунын “кайгылы вакыйга”, ләкин ул Роснефть тарафыннан Башнефтьне сатып алу килешүенә йогынты ясамаячак, дип белдерде.

Бу хакта ул АТЭС җыены кысаларында узган матбугат очрашуында әйтте. Русия президенты “Улюкаев эше”н шәрехләүдән баш тартты, тикшерү органнары һәм мәхкәмә үз сүзен әйтергә тиеш диде.

Коррупциягә каршы көрәш дәвам ителәчәк, ә кануннар дәүләт хезмәтендә тоткан дәрәҗәсенә карамастан, һәркемгә дә тигез кулланылачак, ди Русия президенты.

15 ноябрьдә Тикшерү комитеты Улюкаевны тоткарлау турында хәбәр таратты. Ул Роснефть вәкилләреннән акча таләп итүдә шикләнелә. Мәхкәмә Улюкаевны ике айга йорт сагында тоту турында карар чыгарды. Моннан соң Владимир Путин аны эшеннән алды. Улюкаев үзе гаебен танымый. Аның яклаучылары түрәгә каршы провокация оештырылды дип саный.

Элегрәк Русия премьеры Дмитрий Медведев Улюкаевның тоткарлануына карата “авыр хәл” дип белдергән иде. Ул элекке министрның гаеплеме-түгелме икәнен мәхкәмә хәл итәргә тиеш дип, артык сүз әйтмәде.

XS
SM
MD
LG