Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ "татар ассимиляциясенә хезмәт итүче" ТНВга теләктәшлек белдерә


Татарстан - Яңа гасыр телерадиоширкәте җитәкчесе Илшат Әминов
Татарстан - Яңа гасыр телерадиоширкәте җитәкчесе Илшат Әминов

ТНВ каналын "татар халкының ассимиляциясенә хезмәт итүче" дип атасалар да, Татар иҗтимагый үзәгендә телеканалны саклап калырга кирәк дип белдерәләр.

"Дөнья җәмәгатьчелеге көчләп ассимиляцияләү масштаблары һәм кайбер халыкларның милләт буларак бөтенләй юкка чыгуы турында борчыла, бигрәк тә татар халкының язмышы аянычлы”, дип башлана иҗтимагый үзәк белдерүе.

Белдерүдә БМОның "халыкларны көчләп ассимиляцияләү сәясәтен алып баруны хөкем итүче" документлар кабул итүе, ә кайбер илләрнең, шул исәптән Русиянең дә аларга кушылмавы турында языла.

Иҗтимагый үзәк әгъзалары ассимиляцияләүнең берничә ысулын да санап китә: телнең кысрыклап чыгарылуы, катнаш никахларны пропагандалау, милли үзаңны бастыру, халыкларның үз мәгариф системы булмау, рус телле булмаган укучыларның БДИны ана телләрендә бирә алмавы.

ТИҮ "әлеге чараларны тормышка ашырыр өчен ТНВ телеканалы җәлеп ителә", дип белдерә. Үзәк әгъзалары сүзләренә караганда, "ТНВ – зур эфир дөньясында татар халкының милли мәнфәгатьләренә хезмәт итәргә тиеш бердәнбер матбугат чарасы турыданмы, читләтепме татарларны ассимиляцияләү максатына хезмәт итә".

“Каналда татар теленә урын аз бирелә, катнаш никахлар пропагандалана. "Таяну ноктасы", "Ком сәгате", "Әдәби хәзинә" тапшырулары гына халыкта кызыксыну уята", диелә белдерүдә.

2018 елда цифрлы телевидение булдырылачак. "Мәскәү, күрәсең, татар халкының тормышын күрсәтергә тиешле ТНВ каналы ассимиляция процессын тоткарлый дип уйлап" башка төбәк телеканаллары белән беррәттән татар каналын да бететергә карар кыла", диелә белдерүдә.

"Милли республикаларга, аларның титул милләтләренә каршы юнәлтелгән әлеге чара республикаларны юкка чыгаруга, Русия Конституциясен үзгәртүгә бер адым. Татар иҗтимагый үзәге Конституцияне үзгәртүгә, татар халкын саклауга хезмәт итәргә тиеш ТНВ каналын юк итүгә кискен каршы чыга", дигән йомгак ясала.

2018 елда Русиядә телевидение тулысынча цифрлы форматка күчеп бетәчәк дип белдерелә. Халык акча түләмичә генә яхшы сыйфатта карый алачак телеканаллар исемлеге булдырылды. Бу телеканаллар бер цифрлы пакетка (мультиплекс) җыелып тапшырылачак. Беренче мультиплекска 10 федераль канал кергән. Икенче мультиплекска керәчәк 10 канал бу исемлеккә эләгү өчен Русия элемтә министрлыгы үткәргән бәйгедә отарга тиеш.

Төбәктәге дүрт канал һәм бер федераль канал кертеләчәк өченче мультиплексны булдыру эше илдәге икътисади кризим сәбәпле бөтенләй тукталган. ТНВ нәкъ менә шушы өченче каналга керер дик көтелгән иде.

ТНВ җитәкчесе Илшат Әминов милли каналны кабель аша гына халыкка җиткерүне отышлы ысул дип атамый. Аның сүзләренчә, авыл халкы милли тапшырулардан бөтенләй мәхрүм калачак.

XS
SM
MD
LG