Башкорстанда Яңа Казанка авылы карны эретеп эчә
Башкортстанның Бәләбәй районындагы Яңа Казанка авылы халкы сусызлыктан интегә. Иртән кешеләр коега чиратка баса, әмма анда да чиста су юк. Кешеләр карны эретеп эчәргә мәҗбүр булуларын әйтә. Авылда кибет тә юк, кешеләр азык-төлек һәм башка кирәк-яраклар алу өчен күрше авылларга җәяүләп йөрергә мәҗбүр. Күпчелек халкын пенсионерлар тәшкил иткән бу авылга автобус та йөрми. Дөньядан аерылып яшәүче Яңа Казанка кешеләре "безне күрүче дә, ишетүче дә юк", дип зарлана.
мультимедиа
-
июнь 18, 2026Мәскәүләрнең соңгы дрон һөҗүмнәренә реакциясе
-
июнь 17, 2026"Чәкчәк дипломатиясе" һәм "Матушка" җыры
-
июнь 10, 2026Казаннар шәһәргә Путин килүенә "шатлана"
-
июнь 05, 2026Усалның 1552 җыры нигә юкка чыккан?