Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йошкар-Олада татар киносы атналыгы башлана


"Бибинур" фильмында Татарстанның халык артисты Фирдәвес Әхтәмова
"Бибинур" фильмында Татарстанның халык артисты Фирдәвес Әхтәмова

Мари Иле башкаласында күрсәтеләсе фильмнарның кайберләре Казан халыкара мөселман киносы фестивале җиңүчеләре һәм лауреатлары булган.

Йошкар-Олада 29 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр Татар киносы атналыгы узачак.

Атналык вакытында танылган татар режиссерлары һәм сценарий авторлары фильмнары һәм мультфильмнары күрсәтеләчәк. Аларның күбесе Казан Халыкара мөселман киносы фестивале җиңүчеләре, дип хәбәр итә Мари Иленең Татар мәдәнияте үзәге.

Атналыкны Мансур Гыйләҗев сценарие буенча режиссер Юрий Фетинг куйган “Бибинур” фильмы ачып җибәрә.

30 ноябрьдә “Өч аяклы ат” фильмы, 1 декабрьдә мультфильмнар, 2 декабрядә “Кунак” һәм “Бөркетләр” фильмнары күрсәтеләчәк.

Татар киносы атналыгы Мари Иле мәдәният министрлыгы, Марфильмофонд һәм Мари иленең Татар мәдәнияте үзәге ярдәмендә оештырыла.

Татар киносы атналыгы Мари Илендә икенче тапкыр уза.

XS
SM
MD
LG