Accessibility links

Төркия премьер-министры Казанга килә


Бинали Йылдырым
Бинали Йылдырым

Төркия премьеры Бинали Йылдырым 6 декабрьдә Русия премьеры Дмитрий Медведев белән, 7 декабрьдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашырга җыена.

Төркия премьер-министры Бинали Йылдырым 6-7 декабрьдә Русиягә рәсми эш сәфәре вакытында Казанга да килергә җыена, дип хәбәр ителә премьерның рәсми сайтында.

"Безнең хөрмәтле премьер-министр Русиягә (Мәскәү һәм Казанга) 6-7 декабрьдә барачак", диелә хәбәрдә.

Элегрәк Русия хөкүмәте сайтында да Бинали Йылдырым белән Дмитрий Медведевның 6 декабрьдә Мәскәүдә очрашуы булачак дип язылган иде.

Ике хөкүмәт башлыгы русия-төркия мөнәсәбәтләре, атап әйткәндә, сәүдә-икътисади һәм инвестиция багланышларына кагылышлы сорауларны караячаклар, энергетика, сәнәгать, транспорт һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында фикер алышачаклар диелә матбугат релизында.

TatarTürk.Com сайты язуынча, Йылдырым Казанга 7 декабрьдә килергә җыена. Ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак.

Казанга Төркиядән икенче премьер-министр килә. 2011 елда премьер вазифасында чагында Рәҗәп Эрдоган Татарстанга килгән иде. Эрдоган Татарстандагы очрашулары кысасында Казан Федераль Университетында укытучылар һәм укучылар алдында чыгыш ясаганда Габдулла Тукайның "Туган Тел" шигыреннән өзек тә укыды.

2009 елда Казанга Төркиянең ул вакыттагы президенты Абдуллаһ Гөл дә килгән иде.

XS
SM
MD
LG