Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзсалым референдумы үтми калган Түбән Мактама башлыгы эшеннән китте


Түбән Мактама башлыгы Рамил Бәдретдинов.
Түбән Мактама башлыгы Рамил Бәдретдинов.

Авыл башлыгы Рамил Бәдретдинов үз теләге белән эшеннән киткән, ләкин бу үзсалым референдумына кеше аз килү белән бәйле булырга мөмкин дигән сүзләр йөри.

Әлмәт районы Түбән Мактама авылы башлыгы Рамил Бәдретдинов үз теләге белән эшеннән киткән дип белдерделәр Азатлыкка авыл хакимиятендә.

"Бу карар референдумга кеше аз килү белән бәйле түгелме?” дигән сорауга авыл хакимиятендә җавап бирә алмадылар, ләкин безнең чыганаклар әлеге мәгълүматны раслады.

20 ноябрьдә Татарстанда бердәм референдум көнне, Түбән Мактама авылында сайлаучылар җитәрлек килмәү сәбәпле, үзсалым референдумы үтми калды.

Авыл башлыгы Бәдретдинов ул вакытта Азатлыкка “халык арасында җыелган акчаларны хакимияттәгеләр барыбер урлыйлар дигән фикер таралган һәм шуңа күрә күпчелек референдумга килеп тормады”, дигән иде.

Түбән Мактама җирлегендә 18 яше тулган 8800 кеше теркәлгән. Җирлеккә Тихоновка авылы да керә. Хакимият халыктан 200 сум акча җыеп әнә шул Тихоновка авылындагы өч урамга асфальт юл җәергә теләгән булган.

Бәдретдинов Түбән Мактама башлыгы итеп былтыр сентябрьдә сайланган булган.

XS
SM
MD
LG