Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның Иске татар бистәсендә чыккан янгында бер ир һәлак булды


Иске татар бистәсендә янгын
Иске татар бистәсендә янгын

Баштарак Иске татар бистәсендә хәләл кунакханәдә янгын чыккан дигән хәбәр таралган иде. Соңрак әлеге мәгълүматны кире кактылар, янгын төзекләндерү эшләре барган бинада чыккан диелде.

Җомга иртән Казанның тарихи үзәгендә Мәрҗәни урамындагы бинада чыккан янгында бер ир һәлак булган.

"Иске татар бистәсендә төзекләндерү эшләре барган бина янды. Бинаның чарлагында иске кием-салым, җиһазлар һәм бераз түбә янды. 1988 елгы ир кеше мәете табылды", дип белдерә Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Элегрәк янгын кунакханә һәм кафе бинасында чыккан дигән хәбәр таралган иде

XS
SM
MD
LG