Accessibility links

Кайнар хәбәр

HRW Русия һәм Сүрия хакимиятләрен хәрби җинаятьтә гаепли


Дөньяда кеше хокукларын яклаучы Human Rights Watch (HRW) оешмасы БМОның Гомум җыенын әлеге мәсьәләгә карата гадәттән тыш махсус сессия оештырырга чакыра

Халыкара хокук яклаучы Human Rights Watch Русия һәм Сүрия хакимиятләрен 2016 елның сентябрь-октябрь айларында Сүриядә хәрби җинаять кылуда гаепләде. Ул БМОның Гомум җыенын әлеге мәсьәләгә карата гадәттән тыш махсус утырыш уздырырга чакыра.

Хокук яклаучылар хәбәр иткәнчә, Сүриянең кеше хокукларын күзәтү төркеме авиаһөҗүмнәрдә 440 һәлак булучыны теркәгән, аларның 90нан артыгы – балалар. Күп һөҗүмнәр тиешле урыннарга гына булмаган, тәлгәшле бомбалар кулланылган диелә.

Атнакич 200дән артык хокук яклау оешмасы БМОның Гомум Җыенын Сүриядәге низагны чишәр өчен чаралар күрергә чакыра.

Хокук яклаучылар сүзләренчә, БМО Хәлебтә һәм Сүриянең башка төбәкләрендә атышларны туктату һәм тыныч халыкка һуманитар ярдәм җиткерү мәсьәләсен күтәрерә тиеш.

Октябрь ахырында гына Сүриядә һава һөҗүме нәтиҗәсендә 26 кеше һәлак булган иде. Күбесе балалар булды.

XS
SM
MD
LG