Accessibility links

якшәмбе, 24 сентябрь 2017, Казан вакыты 22:26

Татарстан рәссамнар берлеге оешканга 80 ел. Республикада рәссамнар биш төрле оешмага бүленгән. Азатлык Татарстан рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев белән рәссам, сынчыларны борчыган проблемнар турында сөйләште.

Рәссамнар арасында бүлгәләнү, аңлашылмаучылык артканнан-арта бара. Татарстан Рәссамнар берлегенең 80 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә бу бигрәк тә ачык чагыла.

– Зөфәр әфәнде, берлекләр кайчан күбәя башлады?

– Русия Рәссамнар берлегеннән Татарстан бүлеге аерылып чыгып, үз мөстәкыйль берлеге барлыкка килү яхшы гамәл иде. Тарихта да шулай булган бит ул. 1936 елда Татарстан рәссамнары берлеге барлыкка килгән. Шуннан соң аның исеме берничә мәртәбә алышынган. 1957 елда ул инде Советлар берлеге рәссамнары берлегенең бүлеге булып үзгәртелгән. 1968 елда ТАССР рәссамнары берлеге булып теркәлгән.

Үзгәртеп корулар башлангач, 1992 елда Татарстан бүлеге Русия рәссамнары берлегеннән аерылып чыгып, мөстәкыйль оешма булып теркәлгән. Бүгенге көнгә килсәк, фактик яктан без – Русия оешмасының бүлеге. Әмма Русия берлеге бүлеге – аерым бер тармак. Татарстан рәссамнары аерым бер тармакка әверелгәч, XV корылтайда Татарстан рәссамнары берлегенә аерым рәис сайладылар. Шулай итеп мин Татарстан рәссамнары берлеге рәисе итеп билгеләндем, ә Виктор Аршинов Русия рәссамнары берлегенең Татарстан бүлеге рәисе булып калды. Ләкин без бергә булырга тиеш. Мин, бүленгәч, Виктор Аршиновка, әйдә, безнең идарәдә сезнең кеше, сезнекендә безнең кеше булсын, бергә эшлик, уртак проектлар булдырыйк, дидем. Ул, безгә Татарстан берлеге кирәкми, монда бер генә оешма, Русия берлеге генә булырга тиеш дип җавап бирде. Өч ел инде шушы мәсьәләдә ызгыш бара.

Татарстан рәссамнар берлегенең 80 еллыгына багышланган күргәзмәне ачу тантанасы
Татарстан рәссамнар берлегенең 80 еллыгына багышланган күргәзмәне ачу тантанасы

– Аңлашылмаучылык берлекнең юкка чыгуына китермәсме?

– Аңлашылмаучылыкны без тудырмыйбыз, тукталып та калмадык, үз эшебезне дәвам итәбез. Шуңа күрә Татарстан берлеге бүген иң зурысы булып санала. Районнарга чыгабыз, андагы сәләтле кешеләрне табып, аларга үсәргә ярдәм итәбез. Элек авыл кешесе белән эшләү бөтенләй юк иде. Анда үзешчәннәр генә, һөнәриләр була алмый дигән караш яшәде. Рәссамнарга да авылларга барып иҗат итү авыр бер эш булып саналды. Юлсызлык, машина юклык һәм районнарда башлангыч оешмалар булмау сәләтлеләрне ачыкларга мөмкинлек бирмәде.

Берлеккә керү бервакытта да җиңел булмады

Хәзер кайбер авылларда сәнгать мәктәпләре бар, Казанда да югары уку йортлары ачылды, кулына пумала алган кеше элеккеге кебек Петербурга китү ягын карамый. Хәер, мин талантлы кешеләргә көчле педагогларда укырга киңәш итәм. Рәссам булып җитлеккәч, районда яшәп иҗат итүчеләрне дә берлеккә әгъза итеп алабыз. Берлеккә керү бервакытта да җиңел булмады. Советлар берлеге рәссамнар берлеген искә төшерсәк, ул вакытта Татарстан бүлегенә әгъза булып нибары 28 кеше кеше алынды. Иллене дә кабул итәргә була иде, абруйлы комиссия җиз иләктән үткәннәрен генә уздырды.

Ни өчен рәссам берлеккә керергә тырыша? Чөнки иҗат кешесе тормыштан аерылган һәм иҗатка бәйле булмаган вак-төяк эшләргә, тормыш алып баруга, сәфәрләр, күргәзмәләр оештыруга сәләтсез була. Быелгы елны гына алсак та, Татарстан берлеге биш пленэр (ачык һавада иҗат итү) оештырды. Ул Русия, Чуашстан һәм башка төбәкләрнең рәссамнары катнашында үтте. Безгә бергә яшәргә, бергә үсәргә кирәк. Бер-береңне күрмәмешкә салышу рәссамнарга яхшы тәэсир итми бит. Аларга еш кына сайлау алдында калырга туры килә. Бик күпләр төшенке халәттә йөри, кайберләре бер-берсе белән исәнләшми, чөнки арада төрле сүз, гайбәт йөри.

Иң сөймәгән нәрсә – сүз җыю, гайбәт. Беркайчан андый юлга басмадым. Ә менә безнең турыда җентекләп, берәмтекләп җыеп, тиешле җиргә җиткереп торалар икән. Хәтта Мәскәүдән, нишләп ятасыз сез анда дип шалтыраттылар. Миннән, син нишләп Русия берлегенә каршы эш алып барасың, дип сорадылар. Нишләп мин алай эшлим? Үзем биш ел Русия рәссамнар берлегенең Татарстан бүлегендә рәис булып тордым. Безгә бергә эшләргә кирәк, әйдәгез, сүз куертмыйк инде, дидем.

Татарстан рәссамнарының эшләре Русиягә чыга алмый. Мәскәү үз бүлеген генә таный

Бу тарткалаш аркасында Татарстан рәссамнарының эшләре Русиягә чыга алмый. Ник дигәндә, Мәскәү Татарстандагы Русия бүлеген генә таный. Элек тә шундый сәясәт булган. Ул вакытта, акча Татарстан рәссамнарына бирелә, Русия берлеге алар бәрабәренә яши дигәч, килешкәннәр иде. Менә хәзер бүлендек һәм Татарстан берлеге финанслаудан киселде. Күргәзмәләр үткәрергә дә урыныбыз калмады.

Татарстанның сынлы сәнгать музееның күргәзмәләр галереясе Русия берлеге бүлеге карамагында иде. Бәхәс мәдәният министры кушылгач кына хәл ителде: галереянең өченче каты безгә бирелде. Элек бергә эшләгәндә барыбызга да урын җитә иде, юкса. Хәзер күчмә күргәзмәләр өчен урын эзләп азапланабыз.

Габдулла Тукайның 130 еллыгына күргәзмә оештырабыз дигәч, без үзебез үткәрәбез дигән җавапны ишеттек. Безнең күргәзмәне Дәүләт шурасы үз канаты астына алды. Җитмешләп картинаны депутатлар хозурына чыгардык. Безгә, сездә үзешчән эшләр диделәр, ә үзләренең күргәзмә оештырырга картиналары җитмәде. Халыклар дуслыгы йорты да үтенечләребезне кире какмый.

– Бу бүленү Татарстан рәссамнарына Русия берлегенә кергәндә комачауламыймы?

– Ничек кенә комачаулый әле! Русия берлегенә гариза тотып килгән рәссамга Татарстан берлегеннән чыгу турында хат яздыралар. Аннан ул хатларны Мәскәүгә илтеп тапшыралар. Имеш, алар Татарстан берлегенә керүдән баш тарта, ә Гыймаев барыбер кабул итә. Юкса һәрберебез ирекле һәм берьюлы берничә оешмада торырга хакыбыз бар. Димәк, мондый хатлар яздыру – канун бозу.

Бездә татарларны әнә шулай бер-берсенә каршы кую бара

Татарстан берлегендә әгъза булып торучыларның алтмыштан артыгы Русия берлеге әгъзалары. Үзем үк әйтәм, керегез, мөмкинлекләрегез күбрәк була, дим. Әйтик, Лениногорскидан Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗевка да Татарстан берлегеннән баш тартам дип хат язарга кушканнар. Килеп хәлне аңлаты, яз, ул сиңа кирәк, дидем. Язды, берлеккә кабул ителде, бездән дә чыкмады. Кызганыч, бездә татарларны әнә шулай бер-берсенә каршы кую бара.

Безгә яшьләр бик аз килә. Чөнки аларга Татарстанныкына керсәгез, проблемнар булачак дип әйтәләр. Хәтта өч кеше гариза язып берлектән чыкты да. Ярты ел узгач, аннан безгә әгъзалыкка өч рәссам килде. Болай йөрү эш түгел бит инде. Мәскәүгә барып, алай ярамый дип Русия берлеге рәисенә аңлатып карыйм, әмма ышаныч какшаган күрәсең, тамчы ташны тишкән кебек гайбәт тә даими тамызып торгач, ышандыра башлый. Харис Якуповтан башлап Абрек Абзгильдинга кадәр вакытны алсак та, Аршинов кебек рәиснең булганы юк иде әле. Дөрес, Абзгильдин заманында без бөтен әйберне югалттык.

Татарстан рәссамнар берлегенең 80 еллыгына багышланган күргәзмә
Татарстан рәссамнар берлегенең 80 еллыгына багышланган күргәзмә

– Рәссамнарны синекенә-минекенә аеруның тагын нинди тискәре яклары бар?

– Татарстан әгъзаларының остаханәләре аз, шуңа күрә күбесе Русиягә әгъза булып керә һәм остаханәле була. Ә безгә булганын саклау өчен көрәшергә туры килде. Читтән карасаң, бала-чага уены, билләһи менә. Әһә, каршы киләсеңме, алайса мин үзем берлек төзим. Шулай итеп Татарстан сынлы-сәнгать музее директоры Розалина Нургалиева Татарстанның иҗат коллективы берлеген оештырды. Аның җитәкчесе итеп Илгизәр Самакаевны билгеләделәр. Самакаев 2008 елдагы корылтайда минем оппонент иде. Аны яклап 40, миңа 90 кеше тавыш бирде. Бу бит – зур аерма. Менә шушы 40 кеше иҗат коллективының нигезен тәшкил итә дә инде.

Моннан тыш бездә Русия һөнәри рәссамнары берлеге бар. Анда җитәкче булып Лада Аюдаг тора. Кемнәр алар һөнәриләр, осталык дәрәҗәсен кем билгели – бу сорауларга җавап тапканым юк әле. Безнең күргәзмәләрдә Лада Аюдаг картиналары да катнаша. Аршинов аны алмый, ә иҗат кешесенә әсәрен халыкка чыгару мөһим. Ничә талпыныш ясаса да, Аюдагны Русия берлегенә әгъза итеп алмадылар . Дөрестән дә, иҗатын көчле дип бәяләп булмый. Чаллы шәһәрендә шулай ук Русия рәссамнар берлегенең үз бүлеге бар.

Никадәр вагайсаң, шулкадәр тизрәк юкка чыгасың. Бу хакыйкатьне хәзер аңлый башладылар кебек

Мин һәрберсенең күргәзмәләрендә булырга тырышам, күзәтәм: арада бик яхшы эшләр дә, нормаль булмаганнары, куркынычлары да бар. Болай озак бармас инде. Тикмәгә генә аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар димәгән бит зирәк халык. Никадәр вагайсаң, шулкадәр тизрәк юкка чыгасың. Бу хакыйкатьне хәзер аңлый башладылар кебек.

– Ни өчен бүленәсез соң алайса?

– Бүлгәләү махсус оешырыла. Татарстанда берлекнең нигезе әле тотрыклы иде. Моны күрделәр һәм эләктереп алырлык байлыкларны шәйләделәр. Самакаев берлеге шуңа хуплау тапты. Аның идарәсендә Рөстәм Гыймранов утыра иде. Аны милиция әле дә эзли. Фондтан ике миллион ссуда алып кайтармады, залны 10 миллионга залогка салды. Бу зал ким дигәндә 50 миллион сум тора! Ярый әле мәсьәләне хәл итүдә республика катнашты, зал да, фонд та сакланды, әмма акчасыз калдык. Бүген матди-техник базабыз, залыбыз да юк. Бөтен әйбер сынлы-сәнгать музее карамагына күчте.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG