Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев белән Миңнеханов Азнакайда татарча укытылмауны тәнкыйтьләде


Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстан мәгариф министры Энгель Фәттаховка һәм президент аппараты җитәкчесе Əсгать Сәфәровка тиз арада Азнакайдагы мәсьәләне хәл итәргә кушты.

5 декабрь Казан Кирмәнендә Татарстан президенты каршындагы Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында Азнакайда татарча укытылмау тәнкыйтьләнде.

Җыен документлары белән танышкан Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев кинәт сүз сорап алды. Ул Азнакай районындагы 86 процент татар укучыларының 25 проценты гына татарча укуына гаҗәпләнде.

"Азнакай электән зур шәхесләр бирә иде. Бу бит татар районы. Моңа зур игътибар бирергә кирәк. Бу алай булырга тиеш түгел", дип белдерде Шәймиев.

Тәнкыйть сүзләрен президент Рөстәм Миңнеханов та күтәреп алды. Ул шунда ук Татарстан мәгариф министры Энгель Фәттахов һәм президент аппараты җитәкчесе Əсгать Сәфәровка тиз арада мәсьәләне хәл итәргә кушты.

"Бу авырткан тема. Район башлыклары игътибар белән эш итегез. Чуаш, удмуртларда хәл мондый начар түгел. Без тел сакларга кирәк дибез, ә эшне начар оештырабыз. Анализлап эш итегез", дип өстәде Миңнеханов.

Залда мәгариф министры Энгел Фәттахов белән Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин утырса да, алар тәнкыйть сүзләренә берни җавап кайтара алмады. Татар теленә тискәре мөнәсәбәт булуын Рөстәм Миңнеханов соңрак та тукталды. Русча гына чыгыш ясаган Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшинга ул татар телен өйрәнергә кирәклекне әйтеп, "үзеңнән башла" дип шелтә дә белдерергә өлгерде.

XS
SM
MD
LG