Татарстаннарның Туймазыда "Эссен" кибете төзүе каршылыкка очрады
Туймазыда төзелүче сәүдә үзәге сәбәпле шәһәрдә яңа киеренкелек туып килә. Халык "Эссен" кибете төзү өчен табигый паркны юк итүгә каршы чыга. Күрше Татарстан инвесторлары акчасына төзелүче кибет өчен баштарак 20 агачны кисү зарурлыгы әйтелгән булса, хәзер инде 600ләп агачның юк ителәчәге ачыкланган диелә. Шәһәр хакимияте инвесторлар белән киселгән бер агач урынына икене утырту турында килешкәнлеген белдерә.
мультимедиа
-
июнь 18, 2026Мәскәүләрнең соңгы дрон һөҗүмнәренә реакциясе
-
июнь 17, 2026"Чәкчәк дипломатиясе" һәм "Матушка" җыры
-
июнь 10, 2026Казаннар шәһәргә Путин килүенә "шатлана"
-
июнь 05, 2026Усалның 1552 җыры нигә юкка чыккан?