Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда "Дадинга ирек – Русиягә ирек" дип язылган баннер элгәннәр


Хөкем ителгән оппозиция вәкиле Дадинга карата теләктәшлек белдереп "Весна" хәрәкәте сәяси чара оештырган.

Петербурда "Весна" хәрәкәте активистлары төрмәгә ябылган оппозиция вәкиле Илдар Дадинга теләктәшлек белдереп Царское село күперендә баннер элеп куйган. Бу хакта "Вконтакте" челтәрендәге төркемдә хәбәр ителә.

Активистлар "Дадинга ирек – Русиягә ирек" дип язылган баннер элгән һәм фаерлар кабызган. Чарада сигез кеше катнашкан. Тоткыннарны кыйнауларда гаеплеләр үз җәзасын алганчы Илдар Дадинга теләктәшлек чаралары уздыруны дәвам итәчәкбез ди алар.

Дадинны колониядә кыйнаулар турында ноябрь башында билгеле булды. Җәзаларны үтәү федераль хезмәте һәм Тикшерү комитеты бернинди дә хокук бозулар булмады дип белдерсә дә, хокук яклаучылар Дадинга көч куллану турында дәлилләр бар ди.

5 декабрьдә сәяси тоткын Илдар Дадин Карелиянең Сегежа шәһәреннән бүтән шәһәргә күчерелгән дигән хәбәр таралды.

Берничә тапкыр ялгыз пикетка чыккан Дадин – Русиядә "Җәмәгать чараларын уздыру тәртибен берничә тапкыр бозу" маддәсе нигезендә гаепләнеп хөкем ителгән беренче кеше.

"Мемориал" хокук яклау үзәге Дадинны сәяси тоткыннар исемлегенә кертте. Әлеге исемлектә Кырым аннексиясенә каршы язмаларын интертетта тараткан өчен 3 елга иректән мәхрүм ителгән татар милли хәрәкәте активисты Рәфис Кашапов та бар.

XS
SM
MD
LG